Материалы

Зәнкиевны исә алу кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

6 апрель көнне якташыбыз, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Якуб Камали улы Зәнкиевка 97 яшь тулган булыр иде. Язучының якты истәлегенә багышланган чараларны Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәге оештырды. Ике көн дәвамында барган мәдәни чараларда 100дән артык мәктәп укучылары катнашты. Чарага килгән кунакларга танылган язучы, ялкынлы публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, РФнең атказанган укытучысына багышлап “Себер иле” телетапшыруы әзерләгән видео- презентация тәкъдим ителде. Алып баручы Алсу Симонова: “Якуб абый «Иртеш таңнары” әсәре белән дөньякүләм танылды. Аның бу әсәрендә илебез тарихы, себер татарлары тормышына кагылышлы вакыйгалар чагылыш тапкан. Якуб абыйның әсәрләрен укып, 1917-41 еллардагы вакыйгалар, Тубыл-Иртеш буе татарларының язмышы, Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы, халык бәйрәмнәре, себер татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныша алабыз. “Ялкында өтелгән мәхәббәт” романы, ”Кайчыколак” җыентыгындагы хикәяләре авторның үз язмышы, тормыш тәҗрибәсе, туган халкының тарихы, башыннан кичергән вакыйгаларда язучының үз карашы чагылыш тапкан...”, - дип чыгышын башлады. Чара барышында катнашучылар бу темага сүз алып бардылар. Әлеге чараларның хөрмәтле кунагы - педагогия фәннәре кандидаты, доцент Клим Солтан улы Садыйковны һәркем кызыксынып тыңлады, сораулар бирделәр. Аннары кунаклар Я.Зәнкиев музеенда экскурсиядә булып, экспозицияләр карап, рәхмәтләр юллап таралыштылар. Язучының якты истәлегенә багышланган очрашу кичәсе, якташлары аны онытмыйлар, иҗаты белән кызыксыналар, дигән хис калдырды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума