#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өзелгән очыш

последние и лучшие новости искусства в мире

46-10Күптән түгел Төмән суднолар төзү заводы эшчеләре бик яхшы бүләк алдылар: “Комсомолец” торпеда катерының күчермәсен һәм җиһазланган ял паркы. Инде сугыш һәм хезмәт ветераннарына кайда ял итәргә урын бар. Шушы вакыйга күңелсез уйлануларга китерде. Судно җыючы Вәли Зәйнулла улы Мәүлекәев монда беркайчан килмәячәк. Энем Төмәннең 1нче һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, заводта берничә ай эшли. 19 яшьлек егетнең гомерен 1958 елны җинаятьчеләр өзә. Аларны күрше тулай торакка завод администрациясе урнаштыра.

Яшьләре буенча өлкән җинаятьчеләр егетләрне кыйныйлар, әйберләрен талыйлар, шунда ук буйсынуны таләп итәләр. Фаҗига алдыннан алар Вәлинең курсташларына һөҗүм ясыйлар. Вәли боксчы була. Шәһәр күләмендәге ярышларда гел беренче урыннарны ала, җиңел авырлык буенча еш зона ярышларында катнаша. Армиягә чакыру таныклыгы килгәннән соң, армиядә абыйлары шикелле диңгез флотында хезмәт итәргә хыяллана. Тын оркестрда уйнарга да вакыт таба, гел дусларына булыша. Иптәшләре күп була, моны бүләк итеп кул куелган исәпсез фоторәсемнәр дәлилли. Беренче эш хакын әти-әнигә җибәрә, алар аннан киләчәктә ярдәм итүче булыр дип өметләнәләр. Һәлак булыр алдыннан өч көн элек энем өйгә кайтты. Олы абыем аңа үзенең ял көннәрендә генә кия торган киемнәрен бирде. Вәли шинельдә һәм тузган аяк киемендә йөргән. Кечкенә вакытында авырды. Спорт белән шөгыльләнгәч, хәрәкәтле уеннар уйнагач нык бәдәнле егеткә әверелгән иде.

Зур пычаклар алып җинаятьчеләр Вәли яшәгән тулай торакка киләләр. Якшәмбе көне була, егетләр кинога киткәннәр. Бернидән шикләнми Вәли сөлге алып юынырга чыга. Нәкъ менә шулчак аны адәм актыклары очраталар. Сугыш китә. Вәли тар коридор буенча йөгереп урамга чыга торган запас ишеккә юнәлә. Ул нык итеп бикләнгән була. Вәлинең төп кан артерияләрен кисеп, һөҗүм ясыйлар. Ул камалыштан ычкынып, үз бүлмәсенә җитешә һәм шунда егылып үлә. Җинаятьчеләр җиңүче булып коридор буйлап горур атлыйлар. “Сезгә дә шулай була”, - дип кешеләрнең ишекләренә пычак кадап яныйлар.

Соңлап килгән ашыгыч ярдәм машинасы Вәлинең үлемен раслый. Фаҗига булган җиргә милиция һәм хәрби комиссариат хезмәткәре килә. Тулай торак коменданты һәм тәрбияче күренмиләр.

Судно җыючылар таләбе буенча өлкә суды карар чыгара: атып үтерергә! Аны СССРның югары суды берсенә 10 ел төрмә белән алыштыра. Икенчесе төрмәдә утырмый. Саклык кенәгәсеннән зур сумма акча алып, хатыны коткара.

Бәгырьдәге яра гел сыкрый. Ата-ана өчен үсеп җиткән баласын югалтудан да зуррак кайгы бар микән дөньяда? Әтиемнең – 50 яшьлек Зәйнулла Сәйбукай улының Вәлинең үлемен ишеткәч, шундук чәчләре агарды, 90 яшьлек бабай шикелле бөкрәйде. Хроник авырулары яңарды. Ул бит тимер бөгәрлек көчле ир иде. Әтием бик күпне күргән: сөргенне, абыйларының, олы балаларының, әти-әнисенең үлемнәрен. Бөек Ватан сугышында тимер юлы гаскәрләрендә хезмәт иткән, тоннельләр, поселоклар һәм башкасын төзегәннәр. Яраткан улының вафаты пенсиягә дә җитми кабергә салды. Безгә суднолар төзү заводы эшчеләре тарафыннан Вәлигә татар зиратында беренче булып куелган һәйкәле калды.

Роза ХӘКИМОВА.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836