#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җанисәп алу кампаниясе узганнан соң

последние и лучшие новости искусства в мире

48-4Җанисәп алу тәмамланды, хәзер тикшерү, нәтиҗәләр ясау эшләре дәвам итә. Бу чараны оештыручы Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 нче елның январенда игълан ителәчәк. Аннары әкренләп башка мәгълүматлар өстәләчәк. Ә күпләрне кызыксындырган милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә. Җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икъдисади белешмәләр, төрле төбәкләрдә яшәүче халыкның тормыш шартлары турында мәгълүматлар тупланып гомумиләштереләчәк. Пандемия сәбәпле берничә тапкыр кичектерелгән чара барыбер илебездә коронавирусның чиктән тыш таралган вакытка туры килде.

Тубыл шәһәрендә әлеге чара ничек оештырылганы турында без шәһәрдәге 24 нче исәп алу бүлеге контролеры Венера Колмәмәтовадан белештек.

- Венера ханым, тулаем алганда, Тубылда бөтенроссия халык санын алу кампаниясе ничек узды?

- Шәһәр статистика идарәсе вәкиле Клавдия Кошко җитәкчелегендә эшебез шома, гадел, дөрес узды, андый көтелмәгән үтә күңелсез хәлләр күзәтелмәде. Эшебезне шәһәр башлыгы Максим Афанасьев үзе контрольдә тотты. Нәтиҗәдә, йөкләмәбезне “5”ле билгесенә, билгеләнгән вакытка төгәл өлгереп, 100,8 %ка үтәдек. Мин, контролер буларак, үземә беркетелгән 6 санаучы белән идарә иттем. Алар көн саен өйдән-өйгә йөреп, кич белән миңа китереп хисап бирделәр. Җыйган мәгълүматларны планшетка кертә бардык. Аңлашылмаган сорауларны төркем белән бергә карап, тикшердек, хаталарны төзәттек, телефоннан шалтыратып та аңлатырга туры килде.

- Сорау-җаваплар турында да әйтеп китсәгез иде?

- 42 сорау тәкъдим ителде. Аларны кабатлап торасы юк, чөнки һәркемгә берүк сораулар бирелде. Ә җавапларны язылучының сүзләре буенча яздылар. Паспорт, яки башка бернинди документ та таләп ителмәде. Мәсәлән, берәрсе исемен, шаяртып, “Шомбай” дип әйтә икән, җанисәпче “Шомбай” дип язарга тиеш булды. Бу таләп, һичшиксез, милләтне күрсәтүдә дә төгәл үтәлде.

- Кемгә дә сер түгел, куркыныч заманда яшибез. Ковид зәхмәте котыра, тирә-ягыбызда алдакчылар да шактый. Таныш булмаган кешеләрне өйләренә кертергә теләмәүчеләр дә булгандыр бит?

- Әлбәттә. Ишек ачмаучылар, сүгеп чыгаручылар да булды. Әммә аларны гаепләп тә булмый. Бер санаучыга 250дән артык йортта булу шарт иде. Ишек ачмаучыларга 5-10 мәртәбә дә барырга туры килде. Аннары күп кеше җанисәпне “Госуслуги” парталы аша үтте. Моның белән эш бетте дигән сүз түгел, җан исәпчеләр аларга да өйләренә барып сертификатларының QR-кодларын дәлилләделәр. Моны мин быелгы җанисәп процедурасының иң мөһим яңалыгы дип әйтер идем.

- Соңгы вакытта Тубыл шәһәре һәм районда ковид белән чирләүчеләр саны артты... Авыру эләктерүчеләр булмадымы?

- Чирләп китү очраклары да булды, аларны резервта булганнар алыштырдылар. Әмма минем төркемдәгеләрне Аллаһы Тәгалә аралады. Безне коронавирус чиреннән сакланырга, башкаларны да сакларга өйрәттеләр. Һәркем битлек, перчәткә киеп, антисептиклар белән кулланды. Атна саен ковидка тест тапшырып тордык, һәркеменең сәламәтлеге һәм гомере коронавирустан страховкалаштырылды.

- Гадәттә, яздыручылар ялгыз, озатучысыз йөриләр. Белмәссең, ишеге ачылган фатирда кемнәр яшәп ятканын.

- Әйе, аеруча куркыныч фатирлар исемлеген безгә участковыйлар башта ук биреп, кисәттеләр. Ул йортларга участковый белән бергә барырга туры килде. Шуңадыр да андый-мондый күңелсез хәлләр булмады дип әйтер идем, кызганычка, бер яздыручыны эт тешләп, хәтта хастаханәгә эләкте...

- Халык санын алу тәмамланды, башкарган эшегезгә йомгак ясап, ни дип әйтер идегез?

- Мин үземнең санаучыларымның эшләре белән бик канәгать, бик тырыштылар, үз вазифаларына зур җаваплылык белән карадылар. Эшебезне вакытлы һәм профессиональ башкарган өчен җитәкчебез мактап та куйды үзебезне. Хәзер, эш беткәч, ничектер моңсу булып калды, күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек. Күрәсең, кыска вакыт эчендә туганлашып та өлгергәнбез. Отчетларны рәткә салып, тапшырганнан соң җанисәп алучыларым миңа рәхмәтләр яудырып, кәефемне күтәрделәр. Әйе, дәүләт күләмендә җаваплылык таләп иткән эшне үтеп чыгу, үзе бер олы сынау. Без аны “5”легә үттек.

- Венера ханым, ихлас әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар, исәнлек- саулыклар сезгә.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836