#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмәндә “Җәлил укулары” узды

последние и лучшие новости искусства в мире

23-1544 нче “Славян укулары-2021” халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысасында татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан 24 нче май көнне Төмән шәһәренең әрмән мәдәният үзәгендә “Җәлил укулары” уздырылды. Әлеге фәнни-гамәли конференция милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәгариф һәм фән департаменты, Төмән дәүләт университеты, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге оештыруында беренче мәртәбә үткәрелде.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган секциядә 20дән артык кеше катнашты. Алар арасында укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм күренекле ветеран укытучыларның балалары бар иде. Кунакларны сәламләп Тюркология үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина чыгыш ясады. Ул секциянең эше белән таныштырып, һәркемгә уңышлар, күтәренке кәеф теләде һәм М.Җәлилнең шигырьләрендә авторның тел байлыгы, кулланган метафораларның үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. Үзенең чыгышында өлкә мөселман Диния назәрәте җитәкчесенең киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков мөселманнар тормышында мәрхүмнәрне искә алу йоласы һәм үткән һәм хәзерге Россия мөселман җәмгыятенең дини тормышында мулланың роле темасын яктыртты. Хәзрәткә тыңлаучылар төрле сораулар яудырдылар. Шуларның бик борчыганы – татар авылларында да балалар туган телдә сөйләшмәүләре. “Авыл мәчетләрендә туган телне укыту мөмкинлеге бармы?” – дигән сорауга өлкә мәгариф һәм фән департаментының баш белгече Ольга Гроо: “Мәчетләрдә укытыр өчен бик күп төрле инстанцияләрдән рөхсәт кәгазьләре таләп ителәчәк. Ә менә каникул вакытларында мәктәп каршында эшләгән лагерьларда рәхәтләнеп укытып була. Моңа беркем дә комачаулый алмый”, - дип җавап бирде. Һәм ул балачакта татар халкының горурлыгы булган шагыйрь – Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укыганнан бирле аның иҗатына гомерлеккә гашыйк булганын һәм укытучы булып эшләгән елларында укучыларында патриотик хис уяту максаты белән, кабат Җәлил шигырьләренә мөрәҗәгать итүен сөйләп, шагыйрьнең үзенә, иҗатына булган олы хөрмәтен белдерде. Конференциядә РФнең атказанган укытучылары Гүзәлия Муллачанова (Төмән районы, Шыкча мәктәбе), Зөлфия Калгаманова (Төмән шәһәре), филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамова (Төмән, 52 нче мәктәп), Венера Масямова (Түбән Тәүде районы, Тарман урта мәктәбе), Наисә Гайнельянова (Төмән, “Этнос” балалар үзәге), Нэля Фәйзуллина (Төмән районы, Ямбай музее), Асия Төлкебаева (Ялутор районы, Аслана авылы китапханәсе), Әлфия Хәмидуллина (Шыкча авылы китапханәсе), Фирдания Ихсанова, Розалия Кәримова (Төмән районы, Акъяр авылы мәдәният йорты) тирән эчтәлекле, кызыклы докладлар ясадылар. Чыгыш ясаучылар М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, күрсәткән батырлыгы, спортка карашы, шулай ук 23-16Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның, күренекле якташларның исемнәрен мәңгеләштерү, тарихи мирасыбызны, телебезне, мәдәниятебезне саклау, үстерү, урыннарда бу юнәлешләр буенча алып барылган эшләр турында сөйләделәр. Чарага махсус чакырылган нәфис сүз остасы Диана Әхтәриева М.Җәлилнең “Вәхшәт” һәм “Бүреләр” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Конференциягә нәтиҗә ясап, Хәнисә Чәүдәт кызы килгән кунакларга рәхмәтен белдерде. Чарада катнашучылар бертавыштан: “Җәлил укуларын” традициягә кертеп, ел саен уздырырга кирәк”, - дигән теләкләрен белдерделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836