Материалы

Җәмигъ мәчетенә -5 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

45-8Төмән өлкәсенең иң зур һәм яңа матур мәчетләренең берсе Тубыл шәһәрендә урнашкан. Яңа ике катлы Җәмигъ мәчетен 2011 нче елны шәһәрнең уникенче микрорайонында кызыл кирпечтән төзи башлыйлар. 2014 нче елның ноябрь аенда мәчетнең күркәм ачылыш тантанасында тубыллылар, өлкәбез шәһәрләреннән һәм башка регионнардан килгән кунаклар катнашкан бәйрәм чарасы күпләрнең хәтерендә. Өлкә хакимиятенең, тубыллыларның һәм барлык мөселманнарның тырышлыгы белән төзелгән яңа мәчет биш ел дәвамында үз вазыйфасын башкарып юбилеен каршы алды. Мәчеттә хәзрәтләребез төрле милләт вәкилләре мөселманнары белән уртак тел табып эшлиләр. Мәчетне төзүдә зур көч һәм тырышлык күрсәткән Россиянең Азия өлеше дини идарәсе Төмән өлкәсендәге Тубыл районының дини оешмалар идарәсе рәисе Ибраһим Кәрим улы Сухов шатлыклы вакыйгаларны искә алды һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

- Биш ел вакыт тиз узып китсә дә, төзелеш эшләрендә ярдәмчеләребезне онытмыйбыз. Мәчет ачылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе мөфтие Нәфигулла Аширов, өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре килгәннәр иде. Шатлыклы вакыйга белән Тубылда яшәүче милләттәшләребез һәм башка милләт вәкилләре дә котладылар. Киләчәккә планнар күп: мәчет комплексында мәдрәсә, китапханә, милли кибет, хәләл кафе төзү турында уйлаган идек. Һәр яңа бина төзү өчен проект документлары, смета, эскизлары кирәк. Бар нәрсә түләүле. Киләчәктә, Аллаһы ярдәме белән, бу планнарны да тормышка ашырырбыз. Изге эшләр башкаручы ярдәмчеләребез табылыр. Әле мәчетнең гади халык күреп бетермәгән мәшәкатьләре күп. Аларны да үтәп чыгарга өлгерергә кирәк,” - дип сөйләде Ибраһим хәзрәт.

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, - дигән әйтем бик тә туры килә Ибраһим хәзрәткә. Ул алдына куйган максатларына ирешкән танылган дини шәхесләребезнең берсе. Хәзрәт әйтүенчә, мәчет гыйбадәт кылу, намаз уку, садака салу, вәгазь сөйләүдән башка, халкыбызның милли аңын үстерү урыны да. Тубыл шәһәрендә дини юнәлешне алып барган имам Ибраһим Кәрим улы соңгы биш ел дәверендә төрле дәрәҗәле Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Әл-ихсан” ордены, өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Мөһим бүләкләрнең берсе - аңа “Шәһәр алдындагы казанышлары өчен” истәлекле билге тапшырылуы. Ибраһим хәзрәт узган елларны искә алып: ”Хәзрәтләр, мөселманнар бүләк өчен түгел, Аллаһы ризалыгы өчен эшләргә тиеш. Елдан-ел Тубылның тарихи мәчетенә, яңа мәчетенә йөрүче укучыларның саны арта барганы сөендерә. 20-30 ел элек мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр иде, хәзер яшьләр күп йөри. Мәчеттә балага исем кушу йолалары, никахлар үткәрелә. Дини вакыйгаларны, Рамазан, Корбан бәйрәмнәрен зурлап оештырабыз. Биш елда күп эшләр башкарылды. Киләчәккә куелган планнарыбызны үтәп чыгарга насыйп булсын”, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума