Материалы

“Җылы сүзләр әйтелде”

последние и лучшие новости искусства в мире

44-4Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә Әтиләр көненә багышланган чара үткәрелде. Без шушы бәйрәмдә катнашкан Фәрхәт Фәхретдинов белән тәэсирен бүлештек.

- Эстафетаны спорт залында физкультура укытучысы Эмиль Зәйнуллин уздырды, интеллектуаль викторинаны кабинетта башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Хәлитова алып барды. Флэш-моб укытучылар, укучылар белән бергә мәктәп ишегалдында үткәрелде.

Киндерледән әтиләр: Хәбиб Фазлуллин, Марат Бакиев, Эмиль Зәйнуллин һәм мин, Паченка авылыннан Артур Рәхимов балаларыбыз белән бергә көч сынаштык. Әтиләргә зур игътибар бирелде, җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәм азагында мәктәп директоры Мөнирә апа Калиева әтиләргә грамоталар тапшырды. Балаларыбыз үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр. Бу бик күңелле, шатлыклы мизгел иде.

Әтиләрне хөрмәт итеп шушындый күркәм чара оештырулары өчен мәктәп коллективына зур рәхмәт, - дип сөйләде Фәрхәт Шамил улы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума