#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җиңү алып кайтучы

последние и лучшие новости искусства в мире

28-9Ниязмөхәммәт Мәмәтулла улы Әшрәпов 1926 елның 20 августында Индәр авылында зур гаиләдә туа. Сугыш башланганда колхозда эшли һәм 1943 елның 10 ноябрендә фронтка алына. Автоматчы булып 114 укчылар дивизиясендә, 353 укчылар полкында хезмәт итә. Күп кешеләр арасында Дунай елгасын форсировать итүдә зур көч сала. Безнең бабабыз яралана, җиде ай Румыниядә Галац дигән шәһәрнең госпиталендә ята. “Бер көнне госпитальдә гауга чыгып китте, автоматтан ату тавышлар чыга, бу 1945 елның 9 маенда була. Табиблар, төзәлгән фронтовиклар арлы-бирле йөгерешәләр. Ә бу – салют булган! “Җиңү! Җиңү!” дип кычкырышалар. Берәү елый, берәү исе китеп торып калган”, - дип сөйләгән фонтовик. Госпитальдән ул 1945 елның декабрь аенда гына кайта.

Медальләрен гаиләсе һаман саклый. Сугыштан кайткач, Ниязмөхәммәт Мәмәтулла улы өйләнеп, гаилә кора, хатыны белән ике кыз, бер егет үстерәләр. Ул авылдашларына һәм үзләренә агачтан чаналар, көянтәләр, тәрәзә йөзлекләре ясый. Үзе гармунда уйнарга өйрәнә. Аяк уеннары, салмак көйләре белән ул туйларны, концертларны, җыелышларны бизи. Бер авыл туе, бәйрәме ансыз үтми, халыкны шатландырган.

Хәләл җефете Роза апа белән 40 ел яшиләр. Аларның гаиләләренә ярдәм иткәннәр.

Фронтовигыбыз 1993 елның октябрь аенда вафат була.

Ниязмөхәммәт Мәмәтулла улы турында Вәкил Мөхәммәтҗан улы Ниатбакиев (мәрхүм) 1985 елның 9 май көнне Индәр башлангыч мәктәбенә очрашырга килгәндә сөйләде. Индәр авылында туып-үскән булса да, Казанлы авылында яши иде. Ул фронт ветераны, ветеран укытучы Шакир Касыйм улы Асадуллин белән бергә шул очрашуда булган.

Вәкил Мөхәммәтҗан улы менә болай дип исенә төшереп сөйләгән: “1945 елны сугыштан яхшы гармунчы авылыбызга кайткан, авылда яше-карты: “Гармун булса иде”, - дип сөйләшә башлыйлар. Як-яктан сорашып белешкәч, Дубровное авылының кешесе Иван Евдокимовта тальянка барлыгын, ә уйнаучысы юк икәнен белгәннәр. “80 кг бодай сорый икән алыштырырга”, - дигән хәбәр килә. Озак үтмәде, уйланасы юк, гармунны алып кайттылар...

Сугыштан соң авылда беренче гармун моңы яңгырады. Индәр-Вагай елга буена бар авылдашлар төшеп, беренче концерт булды. Балалар гармун тавышын беренче ишетеп сокландылар, ә ирләре, балалары сугыштан кайтмаган хатын-кызлар, әбиләр елап кына утырдылар”.

Тания АЙБАТОВА, Вагай районы, Индәр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836