#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җыр һәм бию буенча мастер-класс уздырдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

7-229 январь көнне Аслана татар мәдәният үзәге белгечләре, күренекле “Тамаша” (җитәкчесе И.Бакиев) ансамбле җырчы-биючеләре Миләүшә Яценович белән Мәрьям Төлкибаева Ялутор районы, Сәел һәм Яңа Атьял авыл мәдәният йортларында бию һәм вокал буенча мастер-класс уздырдылар. Сәел авылында өлкәдә генә түгел, регионара танылган сәнгать осталарын мәдәният йорты мөдире Марат Калин үзенең “Кояшкай” бию ансамбле белән каршылады.

Биергә яңа өйрәнүчеләр өчен образлы бию кызыклырак һәм аңлаешлырак булуын күздә тотып, Миләүшә Октябрин кызы балалар белән ансамбль башкарачак биюне тулыландырып, милли атрибут - түбәтәй ярдәмендә образны булдырырга ярдәм итте, бию хәрәкәтләрен дөрес башкарырга өйрәтте. Ә Яңа Атъял клубында остазларны Гүзәл Абдрахманова үзенең яңа оештырган коллективы белән таныштырды. Ансамбльдә балалар да, зурлар да катнаша. Кайбер балалар дәрескә әниләре белән килгәннәр иде. Миләүшә Октябрин кызының дәресен караганнан соң, хәтта аларның берничәсе биергә теләк белдерделәр. Дәрес бик файдалы һәм уңышлы узды.

Шулай ук Мәрьям Абдулла кызы да үзенең вазифасын зур җаваплылык белән, кызыктыргыч итеп уздырды. Мастер-класста катнашучылар дөрес җырларга өйрәнделәр, җыр буенча үзләренең мөмкинлекләре турында бик күп яңа мәгълүмат алдылар. Үзләрен борчыган: “Ничек җырлый башларга?”, “Беркайчан да җырлап карамагач, тавышың бармы, әллә юкмы икәнен ничек ачыкларга?” - дигән сорауларга җавап алдылар һәм сәләтләрен тикшерделәр. Мәрьям Абдулла кызы җырчы белән аерым эшләү, репертуарны дөрес сайлау турында сүз алып барды, тавыш аппараты белән эшләү өчен күнегүләр өйрәнелде. Дәрес барышында видеоматериаллар кулланылып, мөнәҗәтләр, татар халык җырларын тыңладылар. Яңа Атъял авылында җыр яратучылар саны бик күп булды. Алар арасында Гөлзана Абдрахманова, Олеся Усманова, Лиана Бәширова, Диана Алиеваны билгеләп үтәргә була.

Узган чара турында фикере белән бүлешеп Миләүшә Октябрин кызы:

Дәресләр бик җылы, иҗади атмосферада узды. Форсаттан файдаланып, Марат Калин, Гүзәл Абдрахманова, Әлфинур Латыйпова, Динара Шәмсетдиновага рәхмәтебезне белдерәбез, алар белән эшлисе бик күңелле булды. Кайтып та өлгермәдек, Атъялдан безгә шалтыратып: “Җомга саен балаларны сезгә өстәмә дәрескә алып килсәк, безне кабул итәрсезме?” – дип, минем “Веселинки” бию ансамбле белән ничек эшләгәнне карыйсылары килүен белдерделәр. Әйе, бер дә сер түгел, районда шәхси белемле хореограф, вокалчылар җитешми. Шул сәбәпле, түрәләребез безгә аена бер мәртәбә авыл мәдәният йортларына барып, укытып, өйрәтеп алырга тәкъдим иттеләр. Бу эш безгә ошады һәм коллегаларыбызга ярдәм кулын сузарга әзер без. Чөнки барган авылларда балаларның өлкәдә узган бәйге-фестивальләргә чыгарга теләкләре зур, ә тәҗрибә әлегә түбән. Киләчәктә Рауды, Кактамак авылларына да барырга планлаштырабыз. Чынлап та, бию, җыр, уен коралларында уйнау жанрлары буенча белгечләр безгә бик кирәк. Ләкин яшьләр авылга кайтып, түбән хезмәт хакы алып эшләргә әзер түгелләр. Мәсәлән, бүгенге көндә минем ике укучым Тубыл мәдәният һәм сәнгать училищесында бию буенча белем алалар. Әмма аларның язмышлары әлегә билгесез, бар өметебез - түрәләребезнең ничек кызыксындыра алуларыннан тора. Шунысы сөенечле, Мәрьям Абдулла кызының укучысы Роберт Сабиров бездә эшли. Ә инде шәхсән үзебезгә килгәндә - мәдәниятебезне киләчәк буынга тапшырырга әзер булган коллегаларыбызга хәлебездән килгән хәтле ярдәм итү теләгебез бик зур, шуңа бу йөкләмәне җаваплылык белән үтәрбез, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836