#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Җырлар дискы презентациясендә

последние и лучшие новости искусства в мире

49-819 ноябрь көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә җырчы, фольклор белгече, филология фәннәре кандидаты Луиза Сөрмәтованың “Үтеләсе юллар әле үтелмәгән” дип исемләнгән CD-дискының тәкъдим итү чарасы зур әзерлек һәм уникаль форматта, бик уңышлы үтте. Кичәгә килүчеләр башта Луиза Рәис кызының тормыш юлы, иҗатын чагылдырган фәнни хезмәтләре, чыгарган 2 җырлар дискы кергән күргәзмә белән таныштылар.

Чара башлану белән тамашачыларының бар игътибарын үзенә җәлеп итеп, Луиза Сөрмәтова сәхнәгә Чыңгыз ханның тарихи чоры костюмында чыгып “Бүре хан” дастанын башкарды. Ә экраннан дастанның эчтәлеген баетып - Найман Бүре ханының тормыш чоры, сугышлар, хан дворяннарының мәһабәтлеге һәм байлыгы күрсәтелеп торды. Чараны оста итеп Гөлфия Бикмуллина белән Ринат Гарифуллин татар һәм рус телендә алып бардылар.

Тамашачылар Луиза Рәис кызының балачагы, Казан шәһәрендә укып йөргән, Төмән дәүләт университетында эшләгән еллары турында видеоролик аша таныштылар. Бүгенге көндә нинди эшләр белән мәшгуль икәнен ачыклап алып баручылар: “Луиза Рәис кызы - Россия һәм чит ил матбугатында басылган 50дән артык фәнни хезмәт авторы. Соңгы елларда ул И.Кадыйровның «Себер энҗеләре. Себер татарлары җырлары» фольклор җыентыгын басмага әзерләде. Җыентыкка Төмән, Омск, Томск, Новосибирск, Кемерово өлкәләрендә җыелган төрле жанрдагы 303 җыр тупланды. Ә хәзерге вакытта Луиза Рәис кызы «Себер татарларының җыр культурасы: шигърият һәм көй мәсьәләләре» монографиясе һәм «Себер татарларының халык җырларының музыкаль-стилистик һәм шигъри үзенчәлекләре» дигән темага докторлык диссертациясе өстендә эшли. Даими укуларына, эшләренә, җәмәгать йөкләмәләренә карамастан, Луиза Рәис кызы үзенең хәрәкәтчәнлеге аркасында актив рәвештә концерт эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә, себер татарларының үзенчәлекле, халык җыр мәдәниятен пропагандалый. Ул төрле дәрәҗәдәге һәм масштаблы иҗади конкурс-фестивальләрдә даими катнаша”, - дип сөйләделәр.

Луиза Сөрмәтованың шатлыгы белән уртаклашып өлкә Думасы депутаты Иван Вершинин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы Роман Малыгин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, өлкә ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов, “Дагыстан якташлыгы” регионара җәмәгать оешмасы җитәкчесе Магомед Ажуев, “Яңарыш” өлкә газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова, шәһәр татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбиров, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Сәйфуллина, “Бәрәкәт” өлкә хәйрия фонды рәисе Мөнирә Хөснетдинова, Яркәү районы милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлниса Фәхретдинова, Вагай районы себер татар автономиясе рәисе Фәрхәд Шаморатов, Б.Сөләйманов исемендәге премия лауреаты, актив җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов, Төмән районы, Ямбай авыл музее мөдире Неля Фәйзуллина чыгыш ясадылар. Һәр сөйләүче җырчыга мәдхия җырлап, киләчәк тормышында яңадан-яңа уңышлар, казанышлар теләделәр һәм Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар. Музыкаль бүләк белән Тубыл шәһәреннән килгән “Сүзге” (җитәкчесе Наҗия Хәкимова), балалар җыр, “Аккош” (Төмән, Екатерина Харламова) бию, “Сүнмәс хисләр” (Төмән, Әхтәм Назыров) фольклор ансамбльләре, оста гармунчылар Ислам Сафин, Әбүзәр Миңнебаев чыгыш ясадылар. Үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы җырчыбызга шигырь багышлады.

Чара барышында Луиза Сөрмәтова дискка кергән яңа җырларын башкарып тамашачыларны сөендерде. Ул дискны чыгаруда матди ярдәм күрсәткән милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының элекке рәисе Владислав Черновка, өлкә автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллинага, җыр авторларына, композиторларга олы рәхмәтен белдерде.

Котлаулар, аралашу, фикер алышулар бай табын артында дәвам итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836