Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зур Акъярның үрнәк гаиләсе

последние и лучшие новости искусства в мире

49-6Акъяр авылында күп балалы гаиләләр күп. Шулар арасында Разия Таштимирова гаиләсе турында язып үтәсем килә. Разия Нигъмәтулла кызына 8 декабрьдә 70 яшь тула.

Ул зур Акъяр авылында Нигъмәтулла һәм Зәкия Фастуллиннарның беренче баласы булып дөньяга килә. Аның артыннан бер-бер артлы тагын өч бала туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Червишево совхозының Акъяр фермасына сыер саварга эшкә керә. 18 яше тулу белән Раил Таштимировка кияүгә чыга. Беренче балалары Рәйхан туганнан соң, 1971 елда Себер якларына чыгып китәләр. Икенче кызлары Гөлнара һәм өченче кызлары Розалия Нефтеюганск шәһәрендә туалар. Туган туфрак аларны кабаттан үзенә тартып ала. 1973 елда яңадан туган якларына кайтып, тормышларын дәвам итәләр.

Шулай итеп бер-бер артлы сигез бала дөнья күрә. Һәрберсенә кием-салым, азык-төлек, уку-укыту әсбаплары җиткерү ата-ана җилкәсенә төшә. Разия апа алны-ялны белми эшли. Шул ук чиратта балаларының югары белемле булуларын тели.

Олы кызлары Гөлнара мәктәптән соң, Төмәндә башта сәүдә техникумын, соңрак Төмән университетының география факультетын тәмамлап, Акъяр урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Хәзер үзе дә өч бала анасы. Коллективта үзен яраталар, балалар белән уртак тел таба белә, тырыш укытучы. Бу сыйфатларны ул үзенең әнисеннән алган.

Өченче кызлары Розалия Акъяр китапханәсендә күп еллар дәверендә хезмәт итә. Әти-әнисе аңа да зур белем биреп, тормыш юлына бастырдылар. Бүгенгесе көндә ул үз һөнәренә тугры, тырыш китапханәче. Авыл халкы аны хөрмәт итә, үз күрә; “Яңарыш” һәм “Красное знамя” газеталарына җибәрелә торган бер генә котлау хаты да аның ярдәменнән башка эшләнми. Мондый мәрхәмәтлелек аңа әнисеннән күчкән.

Һәрбер баласы өчен янып-көеп, йөрәк җылысын биреп яши ана. Шушы гомер дәверендә ике газиз баласын, бер оныгын, тормыш иптәше Раилне җир куенына салган ана яшәү өчен көч һәм куәт таба. Һәрбер баласына акыллы тәҗрибәсен бирә, сабыр, юмарт, тәүфыйклы булырга өнди.

Улы Тимур үз көче белән йорт булдырып, алма кебек ике бала үстерә.Үз гаиләсе белән тора. Хатыны Рәмзия белән тыныч, матур гомер итәләр. Ул үзенең эшен бик ярата: юл төзүчеләр отрядында тракторда эшли. Кайда гына эшләмәсен, алдынгылар рәтендә бара. Аның да бу сыйфатлары әнисеннәндер дип уйлыйм.

Кызы Эльвира авыл кибетендә сатучы булып эшли. Матур кыз үстерә. Үз өе белән яши. Мәрхәмәтле ана аның турында да уйлый, кайгырта. Хәленнән килгәнчә булышырга тырыша.

Кечкенә улы Артур үз гаиләсе белән төп йортта әнисе белән көн итә. Әбисе янында тәгәрәшеп, өч онык: бер ир бала һәм ике игезәк кыз үсәләр. Артур - тырыш эретеп ябыштыручы. Зур гаиләне матди яктан тәэмин итү өчен берничә айлап Себер якларында эшләп кайта.

Иң кечкенә кызы Мәдинә бүгенге көндә икенчегә бала көтә. Хөрмәтле Разия апабызның унөченче оныгы дөньяга киләчәк. Алар тормыш иптәше Ройман белән Төмән шәһәрендә тормыш итәләр.

Разия апаның дәүләт бүләкләре бик күп: аның күкрәген өч дәрәҗәдә Ана даны медале һәм шулай ук Ана даны ордены бизи. Ул хезмәт ветераны, алты баласына мәрхәмәтле ана, унике оныгына кайгыртучан әби.

Туганнар исеменнән Фирдания ИХСАНОВА,
Төмән районы, Червишево авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836