#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Зур җаваплылык белән

последние и лучшие новости искусства в мире

5-9Төмән шәһәренең Зарека районының ветераннар оешмасы рәисе Рәсимә Дәвляшина үзенең вазифасын 11 ел инде зур җаваплылык белән алып бара. Аның белән шул районда урнашкан шәһәр татар мәдәният үзәге оештырган һәр чарада очрашып була. Чөнки ул үзәк белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли. Шулай ук «Илһам» яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин белән дә берлектә күптөрле чаралар үткәрәләр, имин булмаган гаиләләрне дә үз карамагына алып, тикшереп, булышып тора.

Махсус хәрби операция башлангач, ул үзенең ярдәмчеләре белән «Туган йорт җылысы» акциясенә кушылып, махсус операция зонасында булган сугышчыларга җылы әйберләр, азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр җыеп, 100 кг йөк тапшырдылар. Ә менә Яңа ел алдыннан, Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарын киеп, әтиләре мобилизацияләнгән балаларга бүләкләр өләштеләр. Кыш бабай белән Кар кызына балалар Чыршы, Кыш бабай, Кар кызы турында шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкарып һәм биеп тә күрсәттеләр. Шулай ук Яңа ел бәйрәме алдыннан аз керемле, 5 балалы гаилә «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясендә катнашып, телевизорлы булды. Яңа ел бүләкләрен, гомумән, матди ярдәмне ветераннар оешмасына һәрвакыт өлкә Думасы депутаты Александр Анохин һәм «Лайф+» реклама агентствосының генераль директоры Виталий Красноштанов күрсәтәләр. Бу турында Рәсимә Мөнир кызы: «Форсаттан файдаланып, мин аларга олы рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбировка, бал кортлары кебек эшләгән хезмәткәрләренә рәхмәтләремне җиткерәм. Үзәкнең элекке директоры мәрхүмә Лилия Кәримова белән эшләгән елларны да онытмыйбыз. Әле менә Тимур Нигъмәтуллин белән коляскада утыручы мөмкинлекләре чикләнгән 10 кешегә бүләкләребез әзер. Киләчәктә дә бу эшләребезне дәвам итәрбез дип уйлыйбыз, бары илебезгә тынычлык кайтсын, һәркемебез сау-сәламәт булсын», - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836