Материалы

Аларга ул үз әниләре кебек кадерле

последние и лучшие новости искусства в мире

13-14Муллаш хатын-кызлары турындагы язмаларны дәвам итеп, 4 кыз үстерүче, аннары 2 ятимне үз кочагына алучы Рәсимә Бабшанова белән таныштырасым килә.

Рәсимә Бабшанова Салаирка авылында туып-үскән. Сәүдә училищесында белем алган. “Ялутор районының Кулик авылында кооператив оешма кибетендә эшләгәндә булачак иптәшемне армиягә озаткан идем, аны көтеп алып, кияүгә чыгып, монда - Муллашка килдем, - дип сүз башлады ул. - 4 кызыбыз - Гүзәл, Луиза, Эльза, Асия бар. 2005 елда тормыш юлдашым Шәйнур үлеп китте. Кечкенә кызыбыз 9 класста укый иде ул вакытта. Хәзер инде 9 оныгым бар. Кызымның берсе үзем белән тора. Берсе монда авылда үз гаиләсе белән яши.

Кызлар укып бетерделәр дә, кияүгә чыктылар, кайсы кая таралыштылар. Үзем генә калдым, аннары ике кыз тәрбияләргә алдым. Миңа килгәндә 6 һәм 7 яшь иде аларга, инде җиде еллап без бергә. Алена һәм Алинаның әниләре татар, әтиләре украин милләтеннән. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр”.

- Ничек мондый җаваплы бурычны үтәргә алындыгыз, Рәсимә ханым?

- Болай килеп чыкты ул. Монда кибет беткәч, мин мәктәптә эшләп алдым, пешекче ярдәмчесе идем. Өйдә үзем генә, күңелсез. Аннары белдерү күрәм: өйдә тәрбияче булып эшләргә чакыралар. Озак уйлап тормадым, барлык кирәкле документларны җыйдым да, социаль яклау хезмәтенә урнашырга киттем. Миңа ата-аналарыннан алынган балаларны алып киләләр, алар 6 ай миндә булалар: шул вакытта я опекун табалар, я ата-аналары тәртипкә кереп, кире ала. Ә бу ике кызны беркем алмый, туганнарын эзләп карадык. Алар өчәү иде, берсе өенә кайтып китте. Икесе сигез ай торып куйды. Ияләштем мин боларга. Кызларым, я үзеңә калдыр, диләр. Үзем генә күтәрә алырмынмы дип куркам, дим. Әле иптәшем булмагач, бирмәсләр дип тә уйлыйм. Аннары киңәштек тә, документлар җыеп, кызларны үземдә калдырдым. Луиза кызым, 18 яшькә кадәр булышам, дип килешү төзеде. Тәрбияче эшемнән чыктым, яңадан мәктәпкә кердем.

- Авыр булмадымы соң, шактый гына үскән, уку яшенә җиткән кызлар икән бит? Әти-әни хокукыннан мәхрүм итәрлек гаиләдә әхлакый, аң ягыннан үскәннәре турында сүз дә булырга мөмкин түгелдер инде?

- Олысы миңа килгәндә беренчене тәмамлаган иде. Тик бөтенләй бернәрсә белми. Төрле китаплар алып, җәй буе аның белән шөгыльләнеп, өйрәнде, укуы да әйбәтләнеп китте. Укыйсы килмичән, күп китапларны бәдрәф (туалет) тишегенә дә төшерде. Хәзер укырга омтылышы зур. “4” һәм “5” билгеләренә белем ала. Икенчесе рус теле һәм математикадан йомшаграк әле. Хәзер инде берсе 6, икенчесе 7 класста.

Килгәндә авырулары да җитәрлек иде. Әле күптән түгел генә тикшерү үттек, барысы да әйбәт диделәр, гел сәламәтлекләрен тикшереп торалар. Елына бер тапкыр отчет бирәбез. Өйгә алай килгәннәре юк: балалар тәртипле, тәмәке тарту-эчү белән булмыйлар, түгәрәкләргә йөриләр, урамда йөрмиләр. Кызларым дини берәр чарага әби-бабайларны чакыруны яраталар, булышып йөгереп кенә йөриләр. Бик әйбәт үзләре, әле үземне өйрәтеп китәләр. Татарча да сөйләшәләр, бөтен эшемне эшлиләр, терлекләрне караттырмыйм, анда үзем йөрим. Сыер, сарыкларым бар. Печәнне җәй өчен чабып кайтабыз, кышкыга сатып алабыз. Урманга йөрергә яратабыз, гөмбә, җиләк-җимеш җыябыз, аны сатабыз.

- Сездә алар 18 яшьләренә кадәр генә тәрбияләнергә тиештер инде, аннары язмышлары ничек дәвам итәр икән?

- 18гә кадәр миңа аларны караган өчен түләнә. Аннары да үземдә калачаклар, кая чыгарып җибәрим аларны. “Без сиңа, мама, ун онык алып киләбез, бер дә үзең генә калмассың”, - диләр әле. Миңа апрель аенда 54 яшь тула. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, аларны да үстерешермен.

Әйе, ятим балага җылы кочак, тәмле сүз һәм чиксез мәхәббәт кирәк. Шул күркәм сыйфатларга ия булган Рәсимә Бабшанова кебекләрне геройларга тиңлим мин. “Ятимнәрнең күңелләре нечкә, аларның хәле бөтен кешенекеннән дә: төрмәдә азатлыктан мәхрүм булып утыручылардан да, сәламәтлекләрен югалткан чирлеләрдән дә, малларын югалткан фәкыйрьләрдән дә, балаларын югалткан әти-әниләрдән дә, хатыннарын югалткан ирләрдән дә, ирләрен югалткан хатыннардан да авыррак. Шуңа күрә булса кирәк, татар халык мәкалендә: “Дөньяда иң ачы нәрсә – ятимлек ачы­сы”, – диелә”, - дип яза Идрис хәзрәт Галәветдин.

Пәйгамбәребез с.г.в. дә безгә:

“Кем ятимнең башын мәрхәмәт белән сыйпаса, аңарга Алланы Тәгалә һәрбер чәче өчен нур бирер”, - дигән. Ә Рәсимә ханым күпме савап, изгелеккә лаек.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума