Материалы

Гүзәллеккә омтылучы Бүләк апа

последние и лучшие новости искусства в мире

11-14Бүләк апа белән күпме сөйләшсәң дә, сөйләшеп туярлык түгел кебек. Ул үзенең эчкерсезлеге, тыйнаклыгы, сүзгә осталыгы, тормышка позитив карашы белән әңгәмәдәшенең бар игътибарын үзенә җәлеп итә дә куя. Ә аның кул эшләрен күргәннәр, апаның осталыгына, фантазиясенә, өлгерлегенә шаккаталар да инде! Бүләк апа ыргак (крючок) белән келәмнәр, урындык җәймәләре бәйли, мендәрчекләр, өстәлгә эскәтерләр, картиналар чигә, төрле тукыма кисәкләреннән япмалар тегә... Өстәвенә рәсемнәр дә ясый! Бу шөгыль белән ул соңгы 3 елда мавыга башлый һәм шул вакыт эчендә күз явын алырлык күпме әйбер булдырган. Чигәргә аны 4 нче сыйныфта укыганда хезмәт фәнен укыткан Мәди абый Сәйфуллин өйрәткән була.

Бер ярым яшендә әти-әнисез калган кызчыкны әбисе белән бабасы үстерәләр. Талымхан башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, 7 нче сыйныфка хәтле Ямбай мәктәбендә белем ала. Укырга теләге зур булуга карамастан, аңа колхоз эшенә чыгарга туры килә.

Һәм 17 яшендә генә әбисе белән бабасы армиядән кайтып колхозда эшләүче авыл егете – Камил Сәйфулла улына кияүгә бирәләр. Яшь пар нык, тату гаилә корып, 3 бала үстереп аякка бастыралар, аннары 11 оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Бүләк апа озак еллар авылда тегүче һөнәрен башкара, совхозда да эшли. Камил абый гомер буе тракторчы булып эшләп, фидакарь хезмәте өчен ике Ленин ордены һәм хезмәт Кызыл Байрагы ордены, шулай ук күптөрле медальләр белән бүләкләнә. Үткән ел Юскаевлар якыннарын җыеп Алтын туйларын билгеләделәр. Ял вакытларын алар урманда җиләк-җимеш җыеп, бакчада эшләп, йорт хезмәте белән мәш килеп уздыралар. Бүләк апаның җитезлеге, өлгерлегенә якыннары гына түгел, авылдашлары да таң калалар. Ул бит гомере буе кәҗә саклап, мамыктан шәлләр бәйләгән, балаларына хәтта кофта-күлмәкләрне үзе бәйләп, тегеп кидергән. Бүгенге көндә дә рәсемнәр чигеп, келәмнәр бәйләгән чакта ул уйларын рәткә салып, киләчәккә планнар кора, якын туганнары белән дус, бердәм яшәүләренә шөкер итә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума