Материалы

Гомер көзенең җимеше

последние и лучшие новости искусства в мире

18-12Авылыбызның беренче мәгърифәтчеләренең дүртенчесе, минем яраткан география укытучысы Кафия Хәмидулла кызы Зәнкиева (Речапова) 2014 елның 2 маенда үзенең 85 яшьлек юбилеен каршылый. Кафия апаның әти-әнисе зур гыйлемле кешеләр булмый. Хәмидулла бабай гарәпчә укый, яза белгән, ул озак еллар авыл имамы вазыйфасын үти.

Кафия апа беренче классны Хуҗайлан мәктәбендә, 2нчедән 6нчы класска кадәр Бачелино рус мәктәбендә укый. Чөнки әтисенең гаиләсен раскулачивать итәләр, йортлары, хайваннары тартып алына. Яшәргә өйләре дә калмагач, Байкалово, Тубыл районнарында күчеп йөриләр. Ниһаять, әти-әнисе 1938 елда Бачелино МТСында эшкә урнашалар.

Сугыш башлангач, әтисен фронтка озаталар. Кафия апа әнисе һәм ике энесе белән колхозда эшлиләр. 1943 ел башында әтисенең үлгән кәгазе килә. Әнисе, Тәкыя апай, балаларын ияртеп, үзенең туган авылы IIнче Вагайга кайта. Кафия апа монда 7 классны тәмамлый. Күп тә үтми әтисе турында яңа хәбәр килә: ул исән-сау булып чыга. Шатланышып, Кафия апа гаиләсе белән Хуҗайланга күченәләр.

Монда да тормыш җиңел булмый. Апа яшьтәшләре белән колхозда эшли: утын кисә, балык тота, чәчү, җыю эшләрендә катнаша. Ләкин күңел түрендә бер сүнмәс хыял яши: укытучы булу теләге аңа тынгылык бирми. Аны укытыр өчен гаиләдә мөмкинлек тә булмый. Алай да апа әкренләп әнисен күндерә. 1944 елда укулар башланып киткәч, апа Тубыл шәһәренә татар педучилищесына юл ала һәм студент булу бәхетенә ирешә. Тулай торакта яшәргә урын булмый. Эзли торгач, бер әбигә фатирга керә, аның өй эшләрен эшли.

Кафия апа тырышып укый, стипендия ала, аның өстәвенә көн дә 500 грамм икмәк бирелә. Өйдән ярдәм булмый. Киресенчә, апа үзеннән арттырып энеләренә алып кайта.

1947 елда яшь укытучы Хуҗайлан мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Башта югары классларда география, тарих фәннәрен укыта, соңыннан башлангыч классларда рус теле укытучысы булып эшли. Сабыр холыклы, бала психологиясен яхшы белүче апа дәрескә һәрвакыт пөхтә, чиста, матур киенеп, елмаеп-балкып килеп керә иде. Тел, география укытучысы буларак, укучыларның логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә, карта, глобус белән эш итәргә өйрәтү, киң, бай табигатьле илебезгә шәфкать-мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләүгә дәресләрдә аеруча басым ясала иде.

Апаның 35 елга якын мәгърифәтчелеккә  багышланган хезмәт еллары сугыштан соңгы иң авыр елларга туры килә. Ул елларда авыл укытучысы бер генә җәмәгать эшеннән читтә кала алмаган. Ул - агитатор, пропагандист, сайлау кампанияләрен оештыручы яки секретаре, авыл клубы сәхнәсендә артист та. Апа матур җырчы да. Бәйрәмнәрдә, шимбә саен төрле тәрбияви темага докладлар сөйләү, колхоз кырларында, мәктәп бакчасында эшләү, чебеш, куяннар  асрау – санап кына бетерерлек түгел укытучы йөген!

Лаеклы ялга чыкканчы апа белән бергә эшләдек, укучылары белән бергә җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде. Сокланырлык укытучы иде.

35 яз һәм көз бер мизгел кебек үткән дә киткән. Гомер көзенең мул җимеше – апаның укучылары һәм үз балалары. Күбесе яраткан укытучылары кебек мәгърифәтчелек юлын сайладылар: Сатира Азисова, Айниҗамал, Рәшит Апшанов, Лариса Кәримова, Тәскирә, Рауза Мөслимовалар, Гөлнара Нәбиева һ.б. Алар барысы да апаларына рәхмәтле.

Педагогик хезмәт ветераны К.Зәнкиева – бәхетле укытучы, бәхетле ана һәм әби. Тормыш иптәше мәрхүм Нурмөхәммәт абый белән ике бала тәрбияләделәр. Улы Альберт Томскта политехник институт тәмамлап, инженер-энергетик булып эшләде. Тик юл фаҗигасенә эләгеп, дөньядан иртә китте. Кызы Фәрзәнә - Хуҗайлан мәктәбенең мактаулы  математика укытучысы. Хәзер апаның 5 оныгы, 8 нәбәрәсе бар.

Кафия апа – укытучылар династиясенә нигез салучы. Шушы гаиләдән өченче буын укытучылар үсеп җитте. Алар - апаның оныклары. Альбина Мөхәммәтдин кызы Азисова Хуҗайлан  мәктәбендә завуч, рус, инглиз телләре белгече. Икенче  оныгы Әлфия педагогия институтын тәмамлап, Тубыл шәһәр мәктәбендә эшли.

“Язмышыма мин рәхмәтле, күп еллар буе мәктәптә талантлы мөхтәрәм җитәкче Якуб абый Зәнкиев белән, үз укучыларым белән дә эшләдем. Тормышым заяга үтмәгән икән дип шатланам. Укытучылар тарафыннан бала күңеленә салынган изгелек, яхшылык, бала тормышында эзсез калмый икән, күрәсең. Безнең хезмәтне – безне бәяләп, яратып укытучы булып эшләгән укучыларыбыз да байтак. Мөгаен, болар барысы да укытучы бәхете булыр” – дип, масаеп сөйли хәзер хөрмәтле Кафия апа.

Апа төрлесен күрде. Ялгыз да яшәп алды, картлык белән җитәкләшеп йөргән авырулар белән дә “дуслашып” яшәргә өйрәнде. Кафия апа кызы һәм кияве – Мифтахетдин Нимаш улы белән бергә, бала-оныкларының кадер-хөрмәтен күреп яши. Кияве кешелекле, кечелекле. Апа безгә әле дә һәрьяктан үрнәк.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума