Материалы

“Инделәр”гә 90 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

11-191923 елның азагы, 24 нче елның башында Индрәйдә “Инделәр” исемендәге балык тоту артеле оештырыла. Оештыручылары, җитәкчеләре Әүбәкир Сәйдимов, Калцак Речапов, бригадир Якуб Тилимбаев бабайлар булалар.

Аңа кадәр авылда 4 кешедә генә зур көймә булган. Күпчелек кечкенә көймә һәм аулар белән балык тоткан. Ауларны ире-хатыны, балалар бергә бәйләгәннәр. Тоткан балык та гаиләгә генә җиткән. Шуңа да, сатырлык балык булсын өчен, ирләр зур көймәле хуҗаларга ялланганнар, эшләгән өчен пай бирелгән. Тоткан балыкны Төмәндә генә түгел, килешү буенча урыс купецларына да сатканнар.

1939 нчы елны артель таркала. Авылда “Чкалов” исемендәге колхоз оештырыла, Насретдин Хәсәнов рәисе итеп билгеләнә.

Артель төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан, хакимият думасында бу истәлекле датаны билгеләп үтәргә уйладылар. Балыкчылар да матди ярдәм күрсәткәч, авылдагы 85 яшьтән узган 11 пенсионерга азык-төлек җыелмасы таратылды. Кич белән мәдәният йортында концерт оештырылды. Анда олысы-кечесе теләп катнаштылар. Пенсионерлар: Хәлмөхәммәт Хәсәнов һәм Асия Вәлишина күрсәткән скетчлар, Гания Биктимирова, Фәйрүзә Киреева биюләре халыкка бик ошады, призлар бирелде.

90 ел элек булган тарихыбызны искә алу – кирәкле чара дип уйлыйбыз.

Галия САГИТУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума