Материалы

Моң дулкынында тирбәлеп

последние и лучшие новости искусства в мире

Сәхнәдән Нәфкать Нигъ-мәтуллин күңелләрне иркәләп бәрхет тавышы белән татар җырларын башкара. Агылган моң үзәкләрне өзә, сагышландыра, уйландыра.

Танылган халык артис-тының тамашачысы – урта яшьтәге буын. Һәм концертларында һәрвакыт аның иҗатын яратучы аерым төркем җыела. Алар ул вакытта башка артистларыбыз килгәнгә дә, һава торышына да, башкасына да карамыйлар. Тагын бер игътибарга лаек күренеш – Нәфкать Нигъмәтуллинга бирелгән кадәр чәчәкләрне Салават та күрмәде. Әле аларга өстәп конфет-шоколадлар да әллә никадәр җыелды. Бу инде артистны чын йөрәктән якын итү, иҗатына мөкиббән китү билгесе. Яраткан җырчыларыбыз: Алсу Хисамиева, Зөфәр Хәйретдинов, Асаф Вәлиев һәм башкаларның җырларын ишетүгә дә шатландык, чөнки һәркайсын күреп-тыңлап булмый. Гомумән, Нәфкать Нигъмәтуллин мәгънәле, эчтәлекле җырларны ярата.

Ул аларны үзенчәлекле итеп, яңалыклар кертеп башкара. Программасын ныклап уйлап төзи, бигрәк тә ретро җырларга күп урын бирә. Бу сагышлануның нигезендә нәрсә ята икән? Мин аның биографиясенә күз салырга булдым. “Ул 1962 елның 16 ноябрендә Башкортостанның Яңавыл районы Уракай авылында туа. Биш яшеннән ана назын тоюдан мәхрүм булып интернатта тәрбияләнеп үсә. Армиядән соң язмыш җилләре аны Казанга китерә. Башта элемтә техникумын тәмамлый. 1984 елда авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институтында эшли. 1987 елда музыкаль белем алу максаты белән училищега керә. Бер үк вакытта «Ялкын», «Якты елга» ансамбльләренә йөри торган була. Хәзер инде Нәфкать Нигъмәтуллин танылган җырчыларның берсе, үз музыкантлары белән чыгышлар ясап йөри. Аның үз репертуары, үз тамашачысы бар. Ул күбрәк моңлы, сагышлы, онытылып барган җырларны халык күңеленә җиткерергә тырыша”, - дигән интернеттан алынган юлларда берникадәр аңлатма бар моңа.

Тагын шунысы үзенчәлекле: аның төркемендә гел яшьләр һәм алар барысы да төрле юнәлештә һөнәрләрен күрсәтә алалар. Синтезаторда уйнап торган Илнур Ногаев, шәрык биюен башкарган Резедә Ганиуллина җырлап та күрсәттеләр.  Ә баянда матур көйләр сыздырган Илсаф Каюмов автор-башкаручы да булып чыкты. Алып баручы Раил Габдуллин әле гитара, әле шалтыравык ала кулына, әле халыкны уятырга залга төшеп китә, әле мәзәкләре белән көлдерә.

Шундый зәвыклы җырчыларның концертларын оештырып йөгереп йөргән Фәрит Хәкимовка чиксез рәхмәтле тамашачы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума