Материалы

Сезгзә булган матур теләкләр

последние и лучшие новости искусства в мире

42-8Омск өлкәсеннән килеп, Тубыл районының сазлыклар арасында урнашкан авылларында татар мәктәпләрендә лаеклы ялга чыкканчы эшләгән Заһидә Алим кызы Бекенина укучыларының мәхәббәтен яулаган ветеран укытучы. Шәһәр күләмендә узган мәдәни чараларда яхшы күңелле, ярдәмчел укытучы апалары белән укучыларының җылы очрашулары күпчелегебезнең игътибарын җәлеп итте. Авыл халкы өчен дә ”үз” булган, укучыларына ныклы белем биргән, күңелләренә яхшылык сеңдереп тәрбияләгән укытучының язмышы белән якыннан таныштык.

Заһидә апа Усть-Ишим районы, Саургач авылында туа. Балачагы авыр сугыш елларына, сугыштан соң халыкның бөлгенлектә яшәгән чорына туры килә. Әтисе 1943 елның азагында Ленинград фронтында һәлак була, әнисе өч кызны ялгызы аякка бастыра. 7 классны күрше Тибенде авылында, аннары Тара шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый. Аннары Тубыл пединститутының филология факультетында ике ел укыганнан соң, читтән торып уку бүлегенә күчеп, саз ягына эшләргә китә. Аны Тәпкен авылына башлангыч класслар укытучысы итеп билгелиләр. 1960 елны шул мәктәптә эшләгән Сөнгатулла Хәкимҗан улы белән гаилә коралар. Бераздан аларны Лаемтамак җидееллык мәктәбенә укытырга күчерәләр. Шуннан лаеклы ялга чыкканчы, 36 ел буена рус теле һәм әдәбияты, немец телен укыта. Саз ягында яшәү һәм эшләү аңа җиңел булмый. Күп төрле кыенлыклар күреп, авыр тормыш шартларына түзеп, балаларга белем һәм тәрбия бирү эшендә фидакарь хезмәт күрсәтә. Мәктәптә 5 ел директор, 4 ел завуч булып эшли. 1970-1971 нче елларда, укучылар саны күбәю сәбәпле, яңа мәктәп төзетә. Әле бүген дә шул мәктәптә, ремонт ясатып балаларга белем бирәләр. Омск өлкәсеннән яшьли генә килгән укытучы 40 ел Лаемтамак авылында яши. Укытучы һөнәренә тугры хезмәт итеп халык ихтирамын яулаган, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булган һәм күптөрле мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше Сөнгатулла абый белән алар коллегалар да, бер-берен аңлап, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, оныкларына ярдәмләшеп гомер итүләренә 55 нче ел бара. Заһидә апа 75 яшен каршы алырга җыена.

2011 елдан Бекениннар Тубыл шәһәрендә яшиләр. Ветеран укытучылар кайгы–хәсрәтләргә бирешмичә, җәен бакчада яшелчәләр, чәчәкләр үстерәләр. Бүген Тубыл шәһәр мәдәният үзәгенең «Яшьлеккә сәяхәт» ветераннар ансамблендә катнашып, татар халык җырларын башкарып, шигырьләр сөйләп тамашачыларның кәефләрен күтәрәләр. Заһидә Алим кызын хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алган укучылары изге эшләре өчен рәхмәтләр юллап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телиләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума