Материалы

Шигьри челтәрләр

последние и лучшие новости искусства в мире

6 апрель көнне Тугыз авыл мәдәният йортында язучы, шагыйрә, язучылар оешмасы әгъзасы Фәния Фәиз кызы Харисова белән очрашу оештырылды. Фәния апа белән мин “Яңарыш” газетасының 15 еллык юбилеенда таныштым, шуннан бирле элемтәдә торабыз. Очрашуга шигьри юллар яратучы апалар җыелдылар. Ике яктан да әңгәмә бик эчтәлекле үтте. Фәния апа үзенең элекке язмалары турында сөйләде, яңа әсәрләре белән таныштырды. Ф.Харисованың бик күп шигырьләренә көй язылган, аның җырларын Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов, Илгиз Сәгыйтов, Алсу Әбелханова һәм башка танылган артистлар башкаралар. Хәзерге көндә Фәния апа Пойково поселогында яши, ерак командировкаларга аны иҗади эзләнүләр чакыра. Тугыз авылыннан да ул күп материал җыеп кайтты, аның алты китабы татар телендә һәм бер китабы рус телендә басылып чыккан. Шигырьләр язучы авылдашыбыз Мәрьям апа Насыйбуллинаның иҗатына югары бәя бирде. Мәрьям апаның Тугыз авылы аша аккан Агыт елгасы турында язылган җырын ветераннар ансамбле башкара. Шушы очрашуда ул үзенең язган шигырьләрен көйгә салып, җырлап та күрсәтте.

Зөлхәйдә СӘЙДУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума