Материалы

Тамашачысы аны көтеп ала

последние и лучшие новости искусства в мире

42-7Аның җырлаганын Тубыл тамашачысы, районның рус һәм татар авылларында җырга–моңга сусаган якташларыбыз көтеп алалар. Нурхәят Нургали кызы Шаһбанованың мәдәният тармагында эшли башлавына ярты гасырга якын вакыт узган. Бу өлкәгә ул Тубыл мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлагач килә. Үз имиджын булдырган Н.Шаһбанова күп еллар район концерт бригадасының җитәкчесе булып эшли, ә соңгы елларны районда комплекслы мәдәни чараларны оештыручы белгеч булып хезмәт итә. Район мәдәният бүлеге җырчылары авылларда еш булалар.

Татар авылларында Нурхәят ханым саф татарча сөйләшә, халык җырларын башкара. Матур тавышлы җырчының җырларын ишеткән саен яңадан тыңлыйсы килә. Бу якларда мәдәни чаралар, дини бәйрәмнәр Нурхәят ханым катнашында уздырыла. Ул гына да түгел, ул “Конек–Горбунок” экспресс–театрында чыгыш ясап өлкә һәм Россия күләмендә узган фестиваль-бәйгеләрдә лауреат исеменә лаек була. Күпмилләтле районда яшәүче якташларыбызның мирасын барлау, саклау, торгызу, баету - үзешчән сәнгатьнең иң яхшы традициясе. Шуңа күрә дә, район артистларын авылларда төрле милләт тамашачылары көтеп алалар, Нурхәят ханымның туган як табигатенә, туган авылына, яшьлек елларына багышланган моңлы җырларын яратып тыңлыйлар, сокланалар. Җырчыбызның мәдәният өлкәсендә яулаган уңышлары күп, иҗтимагый эшендә дә дәрәҗәле исемнәр бирелгән. Район милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы буларак, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Халык күңелендә үз урынын тапкан җырчы 2011 елны РФнең мәдәният министрлыгы билгесенә лаек була. Мәдәният өлкәсендә янып-көеп эшләүче хезмәткәрләребез күп. Алар арасында Нурхәят ханым оештыру сәләте белән дә аерылып тора. Без озак еллар мәдәният тармагында хезмәт иткән Н.Шаһбановага илһам, сәламәтлек, уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума