Материалы

Юксынудан дәва бармы икән?

последние и лучшие новости искусства в мире

43-5Мин безнең татар Конгрессында эшләүче Ринат Хәмзә улы Насыйровка һәм Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкаловага зур рәхмәтлемен. Инде менә алар өч ел рәттән, яшь спортчыларны җыеп, Раушан Абдуллин истәлегенә багышлап “Көрәш” буенча турнир үткәрәләр. Шулай ук “Яңарыш” газетасында Раушан турында мәкаләләр бастырылып тора, “Регион-Төмән” телерадиоширкәте, “Татарстан-Яңа гасыр” каналы да улыбыз турында фильм төшерделәр. Дин әһелләребез, якташларыбыз, губернаторыбыз, президентыбызга зур рәхмәт. Алар барысы да минем улымның батырлыгына зур бәя бирделәр. Күптән түгел мин В.В.Жириновскийдан хат алдым.

Әйе, минем улымны онытмыйлар, ул халкыбызның, кардәшләребезнең исендә, хәтерендә. “Россия батырлары” дигән китап басылып чыгуына мин бик шатмын. Китапның иң беренче битендә безнең Раушаныбыз фоторәсеме урын алган. Китап Екатеринбург хакимияте ярдәме белән чыгарылды. 2012 елның декабрь аенда Батырлар көненә, безне анда чакырып, китапны бүләк иттеләр. 2013 елда безне тагын Екатеринбург шәһәренә очрашуга чакырдылар. Анда без, Россиянең менә дигән чын батырлары – намуслы, көчле, Ватаны өчен җан аткан хәрбиләр белән очраштык.

Менә инде ике улыбызны югалтуга 6 ел вакыт узды. Балаларыбыз каберләре үлән, туфрак белән тигезләнсәләр дә, без аларны һаман да көтәбез, алар, һичшиксез, кайтып керерләр кебек. Бу дөньяда бала югалтудан да ачы хәсрәт, зур кайгы юк икән.

Олы улыбыз Дәүләтне - командировкада, ә Раушаныбызны хәрби хезмәттә дип кенә уйлыйбыз. Яшьләр армия сафына китсәләр, күңелебез белән озатып калып, бәлки, улыбыз алар белән бу язда кайтыр дип өмет итәбез. Капка төбенә машина килеп туктаган саен, тәрәзәдән тәрәзәгә чабам.

Вакыт үткән саен яралар төзәлә, диләр, тик ни өчендер йөрәк ярасы, күңел ярасы тагы да тирәнәя генә бара. Олыгайган саен син дөньяда нәрсә югалтканыңны, әлеге авыр йөк белән ничек яшәргә дип уйланасың икән. Бала – ул иң изге, иң якын, иң кадерле зат. Алар янәшәңдә булганда гына дөнья кызыклы, кайный. Син үзеңне иң бәхетле, иң бай ана дип хис итәсең, тормыш гел шулай тыныч, әйбәт барыр сыман тоела.

Олы улымны югалткач (июнь, 2008 ел), мин үземне бер канатлы кош сыман тойдым, минем дә талпынасым, очасым, башкалар кебек гөрләтеп, күңелләнеп яшисем килде, ләкин бер канатлы кош, күпме талпынса да, оча алмый шул. Ә ике айдан, Раушанымны (август, 2008 ел) югалткач, минем ике канатым да сынгач, үземне тәмам ялгыз, ятим калган кеше итеп тойдым. Дөнья шул мизгелдә туктап калды кебек, күземә ак-кара күренмәде. Ләкин мин ялгышканмын...

Шул көннәрдән мине бары тик яхшы, йомшак күңелле, изге җанлы кешеләр генә чорнап алды. Бүгенге көнгә кадәр мин аларның җылысын, ярдәмен тоеп, игътибарына таянып яшим, алар миңа яшәргә көч бирделәр, якын дуслар булып калдылар.

Без, тормыш иптәшем белән, әлбәттә, шундый бала үстерә алганыбызга бик тә горурланабыз. Раушан безнең гаилә данын гына түгел, илебезнең, милләтебезнең данын бик югары күтәрде, ә Төмән шәһәребезне бөтен илгә танытты.

Раушан бик зур батырлык күрсәткән, андый батырлыкны, бик нык ихтыярлы, көчле рухлы кеше генә башкара ала. Күрәсең, ул үзе турында уйламаган, башкаларның киләчәге, азатлыгы, иминлеге, иле турында кайгырткан. Улым дусларын, хезмәттәшләрен, илен һәм осетин халкын яклап һәлак булды.

Раушан үзе сайлап, үз теләгенә ирешеп, махсус отрядка эләгеп, Краснодар шәһәренә барып урнашты, һәм дә Мактау хатларына лаек булып, куанып хезмәт итте. Бервакытта да иптәшләреннән, командирларыннан, ашау ягына зарланмады, бары тик ул туган өенә, авылына, безгә сагынды. «Ичмаса үз телебездә рәхәтләнеп сөйләшергә бер генә татар да юк”, - дия торган иде.

Илебез һәлакәте безнең гаилә нигезен, Раушаныбыз язмышын тар-мар итте. Инде моннан соң да бер ата-анага мондый афәтләрне, кайгыны күрергә язмасын. Ватаныбызны саклаучы улларыбыз туган туфракларына әйләнеп кайтсыннар. Аларсыз яшәүнең мәгънәсе юк, аларсыз дөнья кызыксыз, сансыз. Бәлки, берәрсе беләдер, йөрәк өзгеч сагынулардан, юксынудан, бушка көтүләрдән берәр дәва, берәр дару бардыр?

Гөлфруз АБДУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума