Материалы

Аксуркада халык һәм хакимият арасында турыдан-туры диалог булды

последние и лучшие новости искусства в мире

13-518 февраль көнне Аксурка авыл җирлеге территориясендә халык җыены узды. Җыенда Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллин, өлкә 9 нчы хастаханәсе баш табибы Владимир Зайцев, 1 нче полиция бүлеге башлыгы урынбасары (Вагай авылы) полиция подполковнигы Андрей Бабиков, «Вагай» торак-коммуналь хуҗалыгы башлыгы Владимир Шаргин, юлларны ремонтлау идарәсенең Вагай бүлеге башлыгы Владимир Доронин, Вагай районы халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Марина Каштанова, «Төмәннең урман белән идарә итү» дәүләт инспекторы Юлдаш Ниязов катнаштылар.

Чара Бөек Ватан сугышы ветераннары - Василий Александрович Одинцов һәм Әхәт Хәмит улы Колмәмәтовка Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру белән башланып китте. Юбилей медальләрен Рамай Сөнгатуллин тапшырды. Ул аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Җирле мәдәният йорты үзешчәннәре ветераннарга җырлар һәм шигырьләр бүләк иттеләр.

Җирле хакимиятнең узган елдагы эше турында җирлек башлыгы Азат Корманалиев хисап тотты. Азат Камсулла улы узган җыелышларда биредә яшәүчеләрнең теләкләрен үтәү буенча күрелгән чаралар турында мәгълүмат бирде. Ә халык саны, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү, бюджет үтәлеше, мәдәният, медицина, мәктәпләр эше, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында статистик мәгълүматларны слайдларда күрсәттеләр. Барлык теләкләр һәм мәсьәләләр буенча тиешле чаралар күрелгәнен, шулай ук торак пунктларны, җирләү урыннарын төзекләндерү, халыкны социаль яклау буенча башкарылган эшләр турында да сөйләп үтте.

Аксурка авыл җирлегендә дә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек эшләре башланды. Шул уңайдан сугыш елларында һәлак булган якташларыбыз һәйкәленә ремонт ясалачак, аның территориясе төзекләндереләчәк.

Җыелышта төрле ведомство җитәкчеләре үз хезмәтләренең эше турында кыскача хисап белән чыгыш ясадылар. Төрле сораулар бирелде: юлларны чистарту, эчә торган суның сыйфатын тикшерү, ташламалары булмаган пенсионерларның бушлай йөрү шартлары, ветераннарга 9 майга түләү турында. Аларның һәркайсына җавапны ведомство җитәкчеләре бирергә тырыштылар.

Аннары җыенда катнашучыларга район хакимиятенең 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында видеочет тәкъдим ителде, ул эшчәнлекнең барлык юнәлешләрен дә үз эченә алды. Район башлыгы җыелышны якындагы елларга районның социаль-икътисади үсеш планнары турында кыскача мәгълүмат белән тәмамлады.

Фатыйма ВАБИЕВА. Вагай авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума