Материалы

Ана бәхете

последние и лучшие новости искусства в мире

14-7Хөрмәткә һәм мактауга лаек булган хатын-кызларның берсе Тубыл районы, Хан авылында туып-үскән Маркизә Хөҗҗәт кызы Нәбиева – 30 мартта 70 яшьлек юбилеен каршылады.

Белгәнебезчә, һәр гаиләнең үз законнары, үз кагыйдәләре, үз яшәү рәвеше. Гаиләдә бер-бер артлы туган Маркизә белән Маркиз әби-әни тәрбиясендә үсәләр. Йортта әби – хуҗа. Маркизә әтисен хәтерләми. Әнисе Хәерчамал Ибраһим кызы колхоз эшендә. Әбисе Азизчамал Хисам кызы авылның иң хөрмәтле кешесе – кешеләргә ярдәмчел, динле, яхшы ниятле, миһербанлы әби була.

«Авыл халкы аны бик зурлады. Үзе дә озын гомерле булды, 93 яшендә дөньядан китте. Әбиемнең безне кычкырып тиргәгәнен хәтерләмим, күз карашы гына җитә иде.

Әниемнең куллары колхоз, җир эшеннән аерылмады, ә күңеле белән иҗат кешесе дә булды. Безне укытты, кеше итте. Икесе дә тормыш кыйммәтләренә төшендерделәр, яшәргә өйрәттеләр. Мин аларга мең рәхмәтле”, - дип икесенә дә булган хөрмәтен миңа җиткерде.

Әнисе колхозда бозау карый. Каникулларда, җәйләрен әнисен алыштырып, болында бозау көтәләр. Язларын юкә агачының кабыгын сыдыралар. Җитен йолку дигән эш тә колхозда акчалы. Сөяк, чүпрәк, кәгазь җыю да гаиләгә өстәмә акча керткән һәм шушы керем үзләренә кием алу өчен тотылган. Кечкенәдән икесе дә, апалы-энеле хезмәттә чыныгып үсәләр. Икесе дә башта авылда башлангыч классны, Хуҗайланда 8 класска кадәр укыйлар. Энесе Маркиз Голышмановода педтехникумны тәмамлый, гаилә кора. Суга батып барган кешене коткарам дип, үзе батып үлә.

Һәр кешенең үз язмышы. Маркизә дә кечкенәдән яраткан укытучылары - Якуб абый Зәнкиев, класс җитәкчесе Туктабикә Алимовна, Кафия Фәйзулловна, Кафия Хәмидулловна, Рәшидә Шәрәфулловнага ошарга теләп Тубыл педучилищесына укырга керә һәм уңышлы тәмамлап, Тубыл районы, Татар Ябалак башлангыч мәктәбенә эшкә килә.

Монда мәхәббәтен очрата - Нәбиевлар гаиләсе туа. Барысы да аның хәтерендә: әле яңа гына әни булган, тәүге сабыен – Радигын кулга алган чак, беренче ана шатлыгы. Берничә елдан соң моңа кушылган тагын ике ана сөенече – кызы Лариса һәм улы Рамил туалар.

Кулында 3 бала, ә күңелендә югары белем алу теләге яши. Теләген әнисенә җиткерә. Әни белән әби шатланып ярдәм итәләр. Тубыл пединститутының химия-биология факультетын уңышлы тәмамлый.

Гаилә рус Абалак авылына күченә. Маркизә ханым Абалак ярдәм мәктәбенә тәрбияче булып эшкә урнаша. Җаваплы, бала психологиясен яхшы белүче һәм аңлаучы оста тәрбияче коллективта тиз вакыт арасында абруй казана. Маркизә Хөҗҗәт кызын башта завуч, аннары директор итеп күтәрәләр. Эш урыны – икенче туган йорт, хезмәттәшләре туганнар кебек якын булып кала.

Әңгәмәбез кабат гаиләгә килеп тоташа. Колхозда шофер булып эшләгән тормыш иптәше Айсадулла башта әз-мәзләп салдырган була. 17 ел бергә яшәгән Маркизә 3 баласын алып аерыла. Бу адымны да 3 бала хакына, киләчәк язмышлары турында уйлап эшли.

Тар юлдан олы юлга юнәлә. Аларның бәхетләре алда әле. Әни кеше көнне төнгә ялгап өйдә дә, мәктәптә дә эшли. Үзләренә яңа йорт төзетеп, яңа йортка күчәләр. Зур бакча, күп итеп бәрәңге, яшелчә утырта, ишек алды ел әйләнәсе шау чәчәктә. Шушы матурлыкта, тынычлыкта әби-әни мәхәббәтенә күмелеп, балалар да үсеп җитәләр.

Хәзер инде алар илебезнең төрле төбәкләрендә яшиләр. Маркизә ханым – 3 баланың ягымлы әнисе, 9 оныкның һәм 1 нәбәрәнең сөекле әбисе. Олы кызы Лариса Тубылда яши, эшкуар. Кызы Төмән университетын тәмамлап, Тубылда төпләнгән, гаиләсе, 1 кызы бар. Олы улы Радик төньякта яши, эшкуар, 3 бала атасы. Кызы Екатеринбургта яши һәм эшли. Ир баласы Төмән нефть һәм газ институтын тәмамлаган, өченче баласы әле мәктәптә укый. Кече улы Рамил Екатеринбургта юридик белем алган, эшкуар, 5 бала атасы. Төмәндә яшиләр, әниләренә бик игътибарлы балалар. Ял итәргә барсалар, әниләрен калдырмыйлар.

Барысы да намазга баскан чын мөселманнар. Уңган-булган, затлы-зыялы нәсел яшәвен дәвам итә. Ничек инде ана бәхете дип әйтмисең?

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума