Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ана сүзе

последние и лучшие новости искусства в мире

(Хикәя)

Палатада икәү. Ана белән бала. Дөресрәге — бала белән ана. Бала үлем кулында, ана… Ана язмыш карамагында.

Бала хәрәкәтсез. Җансыз. Хәтта сулыш алганы да сизелми, тыны үпкәсенә үк төшеп киткән. Ә ана уяу. Ул инде берничә көн керфек тә какмый газиз баласы, җан кисәге, бәгырь ите янында бөкрәеп утыра. Шунда ул оеп, черем итеп ала, ашарына да түшәк янына гына китерәләр. Ул үлем белән көрәшеп ятучы, төрле шешәләргә, төребкәләргә чорналып беткән сабыеннан аерылырга куркып шулай утыра. Аерылса, баласы үләр кебек тоела аңа.

Палатада икәү. Кайчакта өчәү, дүртәү булалар. Борчулы йөзләрен авыз япмаларына яшереп, бер-бер артлы табиблар, табибәләр кереп чыга. Шәфкать туташлары йөгерешә. Алар нишләргә кирәген беләләр, үз хезмәтләрен төгәл башкаралар. Тик түшәктәге бала гына һаман күзләрен ачмый, аңына килә алмый. Юлда машина бәргәч, зиһенен, һушын томалап куйган җан тетрәүләреннән котыла алмый ул. Югыйсә, җәрәхәтләре дә күп түгел, сынган буыннары да төзәлерлек…

Табибларның йөзе көннән-көн караңгылана бара. Шушы өченче тәүлектә дә һушына килмәсә, күзләрен ачмаса, яши генә башлаган бу җан кисәгенең якты көн белән, дөнья белән саубуллашуы да ихтимал. Күпне күргән күзләр үзара шул хакта сөйләшәләр. Ана кеше ул күзләрне, ул карашларны күрми, әмма тоя, сабыена афәт якынлашуын сизенә. Сер бирми, хәлсез гәүдә читендә яткан җансыз нәни кулларны учларына кысып, тик утыра… Язмыш кулыннан чыгып, тәкъдир ихтыярында калган мәле шул аның… Шушы араны өмет бәйләп тора. Ләкин бу өмет шулкадәр аз, шулкадәр зәгыйфь, көчсез, ул теләсә кайсы вакытта юкка чыгарга, җимерелергә, сүнәргә мөмкин…

Өченче тәүлек төгәлләнеп килгәндә, палатага ап-ак халатлы, өлкән яшьтәге, фәрештә кебек, җиңел, җил-җил атлап, атлап та түгел, салмак кына йөзеп йөрүче бер апа килеп керде. Әбекәй дип тә әйтергә булыр иде, ак халат бераз яшәртә бит ул, бу апа да авыр исле, авыр сулышлы хастаханә бүлмәсенә ниндидер яктылык, җиңеллек, хәтта өмет алып кергән кебек булды. Ул дәшми-нитми генә тәрәз төпләрен, ишек яңакларын, өстәл өсләрен сөрткәләде дә, ишек төбендә калган чиләгенә сулы чүпрәген сыга-сыга, идән юарга кереште. Ә үзенең күзләре… авыру яткан түшәккә үрелә дә карый, үрелә дә карый… Нидер әйтмәкче булып авызын да ача, ләкин дәшми кала, йокымсырап, басылып утырган анадан кыенсына.

Менә ул, эшен бетереп, чыгып китмәкче булды. Чиләк-чүпрәкләрен тотып, ишек катына килеп басты. Бераз уйланып торганнан соң, әйберләрен куеп, кабат түргә — авыру бала белән бәхетсез ана янына атлады…

— Син, кызым, сөйләш, аның белән. Болай җәфаланып, бетеренеп утырма. Сөйләш…

— Ә? Нәрсә? Сөйләшергә? Ничек сөйләшим инде, ул бит аңында түгел…

— Сөйләш, барыбер сөйләш. Бертуктамый сөйләш. Бер минутка да сүзеңнән, тавышыңнан өзмә. Аңындамы, түгелме — анысын син дә, мин дә белмибез. Врачлар да белми. Син бит аның газиз анасы, сөйләш. Ул синнән сүз көтеп ятадыр, бәлки…

— Ишетми ул, йоклый да йоклый, йоклый да йоклый балакаем. Берни дә эшли алмыйм… Врачлар да өметләндермиләр…

Ана кеше, мышык-мышык килеп, еларга җыена башлады.

— Барыбер сөйләш. Өзмә син аны яшәү гаменнән. Синең сүзең аны бу якты дөнья белән тоташтырып торучы бердәнбер юл булыр. Сөйләш. Үзе ишетмәсә, Ходай Тәгалә ишетер, ул арадашчы булыр. Сөйләш. Хәзер үк сөйләш, туктамыйча сөйләш!

— Нәрсә сөйләшим соң?

— Нәрсә хакында булса да сөйләш. Тик кенә торма. Күңелең нәрсә әйтергә тели, шуны әйт, шуны сөйлә… Ул сине тоярга тиеш.

Ана, ниһаять, терелеп, уянып киткәндәй булды. Аңлады.

— Аңладым, апа, аңладым. Барысын да аңладым. Сөйләшәм, хәзер үк сөйләшә башлыйм. Рәхмәт сиңа, апа җаным… Сөйләшмимме соң?! Әле ничек кенә сөйләшәм!

— Һи, бу врачларын әйтер идем, баланы шулай яткыралар димени… — Җыештыручы кыяфәтендә кергән фәрештә үзенең ак, юка куллары белән авыру баланы уң ягына әйләндереп салды, тезләрен алдына җыйды, кулларын, парлап, күкрәк турысына куйды. Үзе һаман сөйләнде. — Шуны да белмиләр бит, авыру бала терелсен өчен, аны ана карынында яткан рәвешендә калдырырга кирәк… Шуннан соң бала кабат туган кебек була, якты дөньяга күзен ача, терелә… Син дә карабрак тор, яме, шушылайрак ятсын…

Җыештыручы әби тавыш-тынсыз гына чыгып китте, ана кеше, урындыгын тартып, түшәккә якынрак килеп утырды, сабыеның мамык кебек йомшак, җансыз кулларын учына алып, бераз сыйпап, иркәләп, назлап торды, аннары, шул җансыз, сансыз куллар белән сөйләшкән кебек кенә, сүз башлады:

— Беләсеңме, балам, тоясыңмы — мин бит синең әниең. Менә өч көн инде яныңда күзләрең ачылганны көтеп утырам. Юк, юк, миңа кыен түгел, армадым да… Аргансыңдыр бар, ят, ял ит, дисеңме? Бер тамчы да армадым. Үз баласы янында ана кеше ара димени?! Ә син минем газиз улым, бердәнберем. Син бит минем өчен барысы да — бала да, ирем дә, туганнарым да… Синнән башка беркемем дә юк минем. Әтиең бар иде… Ул безне ташлап китеп барды. Кая киткәнен дә әйтмәде. Ул булса, ялгызыңны гына шулкадәр ерак җиргә футбол карарга җибәрер идемени?.. Юк, җибәрмәс иде. Әйбәт иде бит ул. Яшәвен дә әйбәт яшәде. Бала чүпрәкләреннән, бала тавышыннан куркып китте. Соңыннан үкенгәндер дә соң… Без синең белән икәү дә начар яшәмәдек, шулаймы? Әйбәт яшәдек. Ятим үссәң дә, ятимлекнең ни икәнен белми үстең. Әни урынына да, әти урынына да үзем булдым. Шуңа да син миңа кайчакта “әттә” дип, кайчакта “әннә” дип дәшә идең… Көлгән була идең. Кызык тоелгандыр шул, бер үк кеше әни дә, әти дә булгач… Ә мин… Ә мин, йөзем белән елмайсам да, күңелем белән сулкылдап елый идем… Күңелем белән генә түгел, күзләрем белән елаган чакларым да күп булды. Ничек кенә сиңа сиздермәскә тырышсам да, барыбер сизә идең… “Кем мәэмәй итте?” — дип сорый идең… “Мин аны үзем мәэмәй итәм”, — дигән була идең… Үзеңә дә эләккәләде, анысы өчен ачу саклама, балам. Ана кешедән баласына төшем төшә инде, нишлисең… Ана кеше яратып кына суга ул, үз итеп кенә. Авыртсын дип түгел… Бер сукканым өчен әле дә үкенеп бетә алмыйм. Гомер буе эчемнән әрнеп, үз-үземне битәрләп яшим…

Эшемнән бик арып кайттым ул көнне. Эштә бер юньсез ир бәйләнеп интектерде җитмәсә… Бер кулы белән беләкләремнән каерып тотып, икенче кулының дымлы учларын бугазыма китереп терәде дә: “Бәхетле итимме?” — диде. Мин, чак-чак тын алып: “Мин болай да бәхетле, җибәр мине!” — дип чәбәләндем. Теге тагын да ныграк буарга кереште. “Килерсең бер, ялынырсың, стенага үрләгән чакларың булыр, ләкин мин булмам. Яхшылык белән килешик”, — дип теленә салына үзе. Беркемне дә күрәсе килмичә кайттым. Иремне сүктем, үземне битәрләдем. “Әнием!” — дип каршыма йөгереп килгән балама сугып җибәрдем. “Син дә җан үртәп торасың, олак күз алдыннан”, — дип кычкырдым… Син елый башладың, ә мин юатмадым… Хәзер шул чагымдагы юләрлегем өчен кыенсынып йөрим… Һи, юләр димә инде — балаларга ишетергә ярамаган нәрсәләр хакында сөйләп утырам ласа… Ачуланма, балакаем. Сансызлыгым өчен, сабырсызлыгым өчен ачуланма. Ачуланмыйсың бит? Мин дә ачуланмыйм. Әйтми-нитми чыгып киткәнең өчен ачуланмыйм. Ачуланып нишлим? Аннары зур бит инде син. Укырга бара торган елың быел. Сиңа ничек тә исән калырга кирәк, терелергә кирәк, балам. Укырга бармый калырга ярамый. Кеше көләр… Шулкадәр әзерләнеп… Хәрефләр ятлап, санарга өйрәнеп юкка гына кичләр буе утырдыкмыни без? Барабыз, укырга да барабыз, мәктәпне дә тәмамлыйбыз, әллә нинди мактаулы эшләрдә дә эшлибез әле без синең белән. Аллаһы боерса… Боерыр, боерыр… Моңа кадәр мәрхәмәтеннән, изгелегеннән ташламады, моннан соң да калдырмас…

(Дәвамы киләсе саннарда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836