#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ансамбль исеменнән рәхмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле оештырылгач, ветеран укытучылар үзләре теләп, очрашып, атнага 3-4 мәртәбә җыела идек. Һәрберебезнең туган көннәрен, юбилейларын үткәрә идек. Вагай, Тубыл районнарының һәрбер авылларына концертлар белән чыктык. Татар халкыбызның борынгы җырларын яшьләргә җиткердек. Тәпкенбаш, Янгутум, Лаемтамак, Вәчир, Изәмәт авыллары халкына ансамбль исеменнән рәхмәтләребезне белдерәбез. Авыл халкы безне бик яратып каршы ала. Безнең иң актив артистыбыз: Сөнгатулла абый Бекенин скрипкада уйный, җырлый, үзе музыка да яза. Аның иҗат иткән җырларын җырлыйбыз. Мәхмүдә апа Алимова, Заһидә апа Бекенина, Гөлҗиһан апа Закирова һәм яшьләребез Гания Гаитова, Мәфрүзә Мортазина, Римма Шәрипова, Гали Сәитов бик актив йөриләр. Гали Сәитов бик яхшы эш башкара. Коллектив белән авылларга бергә йөри, фотога һәм видеога төшереп интернетка да куя.

Рәхмәтебезне Альберт Атышевка да белдерәбез. Фотога төшереп өләшә һәм авылларга концертлар белән бергә йөри.

Шулай ук 12 ел буена Клим Садыйков актив атнаша. Дуэт белән Мәфрүзә Мортазина, Римма Шәрипова, Сәхия Ишбулаева җырлыйлар. Р.Шәрипова оста сценарийлар яза, шигырь сөйли. Кыш көне Казанга барып чыгыш ясап, I, II урыннар алып, кыйммәтле бүләкләр белән кайттылар.

Шулай ук актив җырчыбыз Хәсән Хучашев, баянчыбыз Азат Абдуллин эшлиләр, Камәрия Темирова бик матур борынгы татар җырларын башкара, халык аны бик ярата. Ансамбль Илдус Уразметов коллективы белән “Синтез” мәдәният йортында да чыгыш ясый. Арендага үзе түли, аңа зур рәхмәтебезне юллыйбыз.

Быел яңа костюмнар тектердек. Бу эштә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Черновка рәхмәтлебез.

Безнең ансамблебезгә яшьләр килделәр: Римма Умитбаева, Мәрвәр Абайдуллина, Нурия Вафеева. Хәзер, карантин сәбәпле, репетицияләргә йөри алмыйбыз. Аллаһы бирсә, бу авырлыклар үтеп китәр дип өметләнәбез.

Роза ЯХИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836