Материалы

Аны һәркем хөрмәт итә

последние и лучшие новости искусства в мире

7-5Вагай районының, матур табигатьле Икенче Вагай авылында яшәүче Суфия Кашшаф кызы Бакиева юбилейлы туган көнен каршылады. Суфия апа чал Иртеш елгасы тирәсендә урнашкан Шаңшы авылында зур, тату гаиләдә туа. Әнисенең беренче ярдәмчесе, иң олысы Суфия апа була. Кече вакытыннан эшкә, чисталыкка, зурларны хөрмәтләргә, кечеләрне кайгыртырга, гүзәллекне, матурлыкны олы хис итеп санарга өйрәнеп үсә. 1956 елда Икенче Вагай мәктәбенә 1 класска укырга керә. Ул бик зирәк, белемгә омтылышлы, тырыш кыз була. “5”ле билгеләре белән 8 нче сыйныфны тәмамлый да, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенә укырга керә.

Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Төмән сәүдә техникумында бухалтер һөнәрен үзләштерә. Тиздән Икенче Вагай авылында яшәгән бик акыллы, уңган, эш сөючән Дәүләт Закир улын очратып, гаилә корып җибәрәләр. Һәр гаиләнең үз язмышы, үз сукмагы була, дип әйтәләр. Алар да зарланмыйча, тормыш юлларында булган киртәләргә бирешмичә, бер-берсен аңлап, яратып, булышып, ярдәм итеп бәхетле яшәгәннәр, бик рәхимле 5 бала үстергәннәр, авылдашларына үрнәк булганнар. Бүгенге көндә, балалары төрле һөнәр ияләре булып, үз гаиләләрен корып көн итәләр, әниләренә килеп йөриләр. Суфия апа Тубыл педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый һәм озак еллар Икенче Вагай урта мәктәбендә рус теле белән рус әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта, мәктәптән тыш тәрбия эшен оештыручы булып эшли. Суфия апа дәресләрендә тирә-якның матурлыгын күрергә, киләчәккә максат куеп, аңа ничек ирешергә өйрәтә, шуның өчен үз балалары, укучылары да шундый карашлы кешеләр булып үстеләр. Апа һәр баланы шәхес итеп күрә белде, аның һәр дәресе кызыклы, мавыктыргыч һәм эчтәлекле була иде, чөнки апа мине дә укытты. Изге җанлы, киң күңелле, зирәк, гадел, кешелекле Суфия апа һәркем белән уртак тел таба белә, аны һәркем бездә хөрмәт итә. Өенә килеп керсәң киң күңелле, кунакчыл апа нәфис табак-савытларга тәмле-тәмле ит, балык, балан бәлешләрен тезеп тәмле чәйләр эчерә. Өстәлендә аның бавырсагы, урамасы, пилмәне, пәрәмәчләре өзелми. Өендә һәрвакыт кунаклар, ул барысын да хуш күреп, көтеп каршы ала. Лаеклы ялда булса да, ул һаман да халык арасында тәрбия эшләре, ә мәктәптә балаларга халык педагогиясе түгәрәген алып бара, яңа һөнәрләргә өйрәтә, авыл клубында оештырган концертларда да катнаша, төрле әһәмиятле чараларны да калдырмый, туганнарын да онытмый. ”Суфия апага карап сокланып туя алмыйбыз!” – дип әйтәләр дус-ишләре. “Авыр чакта аңа киңәш сорап барабыз, аның белән сөйләшеп алсак, күнелләр күтәрелә, ягымлы сүзләре күңелне юата”, - дип әйтә минем әнием - Нурия Фәхретдин кызы (рәсемдә: әнием һәм Суфия апа). Суфия апа әниемнең җиңгәсе була. Рауза апа, Нурия апа (Рафикова), Мәдинә апа, Суфия апаның бик якын туганнары, алар шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашалар. Хәзерге көндә дә Суфия апа заманадан артта калмыйча, ил яңалыклары белән кызыксынып яши. “Яңарыш” газетасында аның кызыклы мәкаләләре басылып чыга. Без апага корычтай сәламәтлек, имин тормыш, бәхетле озын гомер телибез.

Тәнзилә ТИМКАНОВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума