Материалы

Асланада балыкчылар ярыштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

29-812 нче июль көнне Аслана авылында күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев үзенең ярдәмчеләре белән авыл халкына “Балыкчылар көне” бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәмгә әзерлек бер ай элек башланып, Ильяс Фәйзрахман улы “Вконтакте” социаль челтәрендә «Балык тоту – минем мавыккан шөгылем» фотоконкурсы оештырды. Әлеге бәйгедә Ялутор районының гына түгел, өлкәнең дәртле балыкчылары да катнаштылар. Авыл халкы өчен кызу эш чоры, печән өсте булу сәбәпле, чара кичке сәгать 8дә башланды. Ул вакытта хуҗабикәләр дә кичке көтүдән соң эшләрен төгәлләп, Тубыл елгасы ярына ашыктылар.

Бәйрәм уза торган мәйданчыкны Сәйфулла Мирхәлилов темага туры китереп җиһазландырган – ишкекле көймәләр булдырган, ятьмәләр корган, балык шулпасы пешерер өчен учак ягып, сулы казан элгән. Сәхнә итеп УАЗ машинаның кузовын бизәп әзерләгәннәр. Анда яшь җырчылар - Роберт Сабиров белән Илфар Мирхәлилов матур җырлар башкарып чарага ямь өстәп тордылар. Бәйрәм көймәләрдә ярышучылар бәйгесе белән башланып китте. Аларны оста хуҗабикәләр милли ризык – коштел белән каршыладылар. Ярышчы-балыкчылар аларга җавап итеп, үзләренең табышлары белән бүлештеләр. Чиләкләренә тутырган кәнфит-прәникләрен кунакларга чәчтеләр. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Фотоконкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Өлкәннәр арасында 1 урынга - Раухан Кальмөхәммәтов (30 яшь, Ялутор шәһәре), 2 урынга - Марсель Калиев (44 яшь, Аслана авылы) һәм Алсу Абдрахманова (29 яшь, Турай авылы), 3 урынга - Мирхәлиловлар гаиләсе (Аслана авылы) чыктылар. Катнашучы дипломы белән Азат Корманов (Рауды), Алмаз Нурмөхәммәтов (Екатеринбург шәһәре), Сергей Чистяков (Төмән шәһәре), Рият Хөснетдинов, Максим Моржов (Аслана) бүләкләнделәр. Балалардан 1 урынга - Данил Бакиев (12 яшь, Аслана), 2 урынга - Раиф Мөхәмәтҗанов (13 яшь, Түбән Тәүде районы, Тарман авылы), 3 урынга - Любовь Степанчук (15 яшь, Исән районы, Югары Егәнле авылы) лаек булдылар. Шулай ук онлайн-конкурста актив катнашкан өчен катнашучы дипломнары Алинә Космолина, Салават Нигъмәтуллин, Айзәт Абдулчәлилов, Руслан Сичбаков, Марат Калиев, Илдар Мөлеков, Мансур Хөснетдиновка тапшырылды. Форсаттан файдаланып, чара барышында “Бәлеш пешер һәм рәхмәт әйт” акциясендә 1 урын алган Рәмзия Мөлекова, “Ромашка миңа бүләк ит” акциясендә җиңгән Зәйнәп Хәлилова, “Россиягә хезмәт итәргә әзер” онлайн-акциясендә беренчелекне алган Гаяз Абдразаковны да бүләкләделәр. Тубыл елгасы тирәсендә асланалылар ике сәгать буена төрле уеннарда, ярышларда, эстафеталарда катнашып күңел ачтылар. Бигрәк тә аркан тарту һәм волейбол уенын яраттылар. Аннары кунакларны оста хуҗабикәләр балыктан әзерләнгән тәмле ризыклары һәм балык шулпасы белән сыйладылар. Бәйрәмдә бик актив катнашкан авыл ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова үзенең тәэсирләре белән бүлешеп: “Шундый күңелле бәйрәм оештырган өчен халык исеменнән Ильяс Бакиевка, Руслан һәм Сәйфулла Мирхәлиловларга, авылның өметле җырчылары Илфар беләп Робертка, кыйммәтле бүләкләре өчен спонсорларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәмнең ничек узганын сүз белән генә сөйләп, аңлатып биреп булмый, аны үзеңә күрергә кирәк. Бик күңелле, югары дәрәҗәдә оештырылды. Авылдашлар чын-чынлап ял иттеләр, һәркем күтәренке кәеф, шатлык-сөенеч, позитив энергия алды”, - диде. 29-11Ильяс Бакиев та һәр эшендә, уздырган чараларда теләктәшлек белдереп, зур ярдәм күрсәтүчеләргә үзенең күңел түреннән чыккан рәхмәтләрен җиткерде. “Чараның спонсорлары – Мөнирә Хөснетдинова, Рият Янабаев, Равилә Сирачова, Роза Дәүләтшина булдылар. Алар авылыбызның чын патриотлары, бер генә чара да алар ярдәменсез узмый дияргә була. Аннары яшь балыкчылар гаиләсе – Раилә белән Ринат Мәхмүтовларга, шулай ук Эльза һәм Алмаз Гафуровларга аерым рәхмәтләремне белдерәм. Һәр уздырган чарабызда Рузилә Мирхәлилова, Зәйнәп Хәлилова, Зәйтүнә Мирхәлилованың ярдәм кулларын тоябыз. Һәм, әлбәттә, катнашучыларыбызга да үзебезнең иң изге теләкләребезне юллыйбыз”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума