Материалы

Аспирин белән сак эш ит!

последние и лучшие новости искусства в мире

Тән кызулыгын төшерү өчен, аспирин эчеп куйдым. Авырып киткәндә, аны элек тә эчкәнем бар иде. Монысында ашказаным авырта башлады, аннары мин ашказанына кан агу сәбәпле, хастаханәгә эләктем. Аспирин шул хәлгә җиткерергә мөмкинме соң?

Тән кызулыгы күтәрелгәндә, баш авыртканда, сулыш юлларының үтә көчле йогышлы ялкынсынуы булганда, күпләр уйлап та тормыйча, аспирин эчә. Әмма ул даруны саклык белән генә кабул итәргә кирәк. Әти-әниләр, табиб билгеләмәгән очракта, аспиринны балаларга бернинди очракта да бирергә тиеш түгел. Аспиринны үзлегеңнән теләсә ничек кабул итү балаларның да, олыларның да сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин. Ашказаны-эчәк юлы әгъзалары авырулары белән интегүчеләргә бигрәк тә сак булырга кирәк. Андый авыруларда аспирин авырту тудыра, ашказанына кан агуга китерә, ашказаны һәм эчәкнең лайлалы тышчасында җәрәхәт хасил итә.

Ашказаны-эчәк юлы әгъзаларының лайлалы тышчасына аспирин тәэсирен киметү өчен, аны ашаганнан соң эчәргә кирәк.

Дару төймәсен яхшылап ваклау һәм күп су яисә сөт белән эчеп җибәрү мөһим. Аспиринны шифалы селтеле су яисә аш тозы эремәсе белән дә эчеп җибәрергә ярый.

Ашказанында һәм уникеилле эчәктә җәрәхәт күзәтелгән, шулай ук кан оючанлыгында тайпылышлар булган авыруларга аспирин эчәргә ярамый. Шуны онытмагыз: исерткеч эчемлекләр аспиринның зыянын көчәйтә.

Аспирин ярсыну да бирә: сулыш юлларында кысылу күзәтелергә, тирегә тимгелләр чыгарга, тире кычытырга, ирен һәм күз кабаклары шешәргә мөмкин. Шуңа да дәвамлы сулыш юллары авырулары, өянәкле бума белән интегүчеләр, аспирин кабул иткән очракта, авыруларының көчәеп китәргә мөмкинлеген хәтерләреннән чыгармаска тиеш.

Аспирин кабул иткәндә туган катлауланулар даруның микъдарына да, дәвалануның күпме дәвам ителүенә дә бәйле.

Аспиринны гормонлы дарулар, шулай ук бутадион, индометацин, кан оючанлыгын киметүче чаралар белән эчәргә киңәш ителми.

(“Гаилә учагы”). 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума