Материалы

Асылда – зур хезмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

8-14Февраль башында Төмән шәһәре, Березняки поселогында талантлы “Пышны” ансамбленең концерты узды. Ул мине сокландырды, җәлеп итте. Артистлар оста тыпырдап бииләр, сәнгатьле итеп чын күңелдән шигырьләр сөйлиләр, моңлы җырлыйлар. Бу – әлбәттә, зур сәләт, һәрвакыт хәрәкәттә булу, яңаны өйрәнү теләге. Репетицияләргә күпме вакыт сарыф ителә! Әти-әни янына туган йортка кайтсак, алар гел я репетициядә, я концерт белән киткән булалар. Бу коллективта кешеләр гаиләләре белән катнашалар. Берничә ел эчендә данлыклы булдылар, аларны таныйлар, чыгышларын алкышларга күмәләр, төрле бәйгеләргә чакыралар.

Ә бит барысы да юк җирдән башланды. Алар аны тырыш хезмәт белән казандылар. Җыйган акчаларына костюмнар тегәләр. Биюче ирләр Кырымда өлкәбез данын якладылар. 500 коллектив арасында бию жанрында иң яхшыларның берсе булдылар, Италиягә халыкара фестивальгә чакыру алдылар. Егетләрнең һәрберсе эшли, кече бизнеслары бар, кемдер дәүләткә хезмәт итә, ярдәмче хуҗалыкларында эшлиләр, балалары, оныклары үсә. Теләк булгач, барчасына вакыт табыла. 

Үзләренең чыгышлары аша халыкка, киләчәк буынга мәдәниятебезне җиткезәләр, җырлары белән өлкән буынны яшь чакларына кайтарып шатландыралар. Әти-әниемнең шушы коллективта катнашуларына горурланам.

Бу коллективның торгызылуында, бәхәссез, һәр катнашучының өлеше бар. Һәр кеше үзенчә уникаль, кемдер идеяләр белән ялкынлана, кайсыдыр җырда оста, яхшы итеп шигырьләр сөйли, бии, үзгәлеге белән тамашачыларны җәлеп итә. Әмма иң төп кеше – коллективның җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов. Әгәр ул гади авыл халкына ышанмаган, якты киләчәккә өмет уятмаган, аларда идеяләр чаткысын кабызмаган булса, мондый нәтиҗәләргә ирешерләр идеме? Беренче вакытларда ул репетицияләргә берничә чакрым ераклыктан килеп йөрде. Чыгышлар ясады, белеме белән бүлеште, өйрәтте. Һәрвакыт югары максатлар куйды. Адым артыннан адым ясап, барчасы гамәлгә ашты. Яраткан коллективка иҗади уңышлар, мәрхәмәтле тамашачы, жюри әгъзаларының югары бәяләрен телим.

Фиала ВӘЛИЕВА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума