#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл ни белән яши?

последние и лучшие новости искусства в мире

Кечкенә генә Кече Кундан авылыбыз аеруча матур, кояшлы урында урнашкан. Карлы, иркен басулар, авыл буеннан узучы бозлы елга аеруча сокландыра. Авылыбызның көче, төп таянычы булган барлык хатын-кызларын аерым билгеләп үтәсем килә. Алар - позитив, тынгысыз, сөйкемле Мәрьям Сәфәрмәтова, Айния Бакиева, Гөлфара Рыханова барлык чараларны оештыручылар, башкаларны да яхшы энергетика белән баеталар. Хатын-кызлар үз җилкәләренә төшкән сынауларны уңышлы җиңеп чыга, рухын югалтмый. Көчле хатын-кызларыбызның тагын берсе - Ирина Катралиева туганнарын тәрбияли. Тормышта төрле хәлләр була, кеше үз язмышы һәм бәласе белән берүзе генә кала ала. Ирина һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Ул балалары, туганнары булмаган, яткан авыруларны, өлкән яшьтәге кешеләрне даими карап тора. Үзенең игелекле, шәфкатьле булуы белән авылдашлары арасында тирән ихтирамга лаек. Ә Клара Бугаева кечкенә оныкларын тәрбияли.

Авылыбыз төзекләнә, елдан-ел яхшыра. Соңгы ике-өч елда халык санын тулыландырып, пенсиягә чыккан якташларыбыз әйләнеп кайттылар. Яңа йортлар салалар, яшь гаиләләр торак сатып алалар. Игелекле кешеләр инициативасы белән әкренләп төрле товарлар, яңа продуктлар белән тулылана торган кибет ачылды. Мәктәп юк, балалар Птицы авылында укый. 2019 ел ахырында безгә озак көтелгән су да килеп җитте. Хәзер газ көтәргә кала. Безнең халык хезмәт сөючән. Һәр гаилә үзен кирәкле әйберләр белән тәэмин итә. Кунданлылар балык тоталар, урман байлыкларын җыялар, мал-туар күп асрыйлар, бәрәңге утырталар, вахтага баралар. Юл, урам утлары ясалган, автобус район үзәгенә кадәр йөри, проблемалар юк.

Ялыбызны да күңелле оештырабыз. Бу эштә җирле администрация һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре булыша. Вагай авылыннан күчмә мәдәни комплекс коллективы безгә еш килә. Дубровка, Касьянов, Заречный, Черныйдан үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга, аерым алганда, якташыбыз - гармунчы Исмаил абый Кәримовка үз чыгышлары белән шатландырып, безне сөендереп торганнары өчен рәхмәт.

Кулга таяк алып, хатын-кызлар скандинавия йөреше техникасын үзләштерә башладылар. Кичке йөрү һәм бер-берсе белән аралашу кешеләрне берләштерә. Мондый кечкенә авылда яшәүчеләрнең бердәмлеге зур әһәмияткә ия.

Нәүрүз бәйрәмен дә әзерләнеп үткәрәбез. Бу - иң күңелле, кунакчыл, ипи-тозлы, милли бәйрәм, өлкәннәребез дә, кечебез дә катнашмый калмыйлар. Авылым шулай уңышларга сөенеп яши.

Фәридә ВАҺАПОВА, Вагай районы, Кече Кундан авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836