#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыр еллардагы бала чагы

последние и лучшие новости искусства в мире

Газиз әниебез Наилә Мифтах кызының сабый чагы бик кызганычлы, аянычлы башланса да, тиздән аның язмышы яхшы якка үзгәрә.

Якты дөньяга аваз салгач, үзен тудырган әнисенә, әтисенә кирәкмәс бала булып чыга ул. Бала язмышы ничек тәмамлануын күзаллавы кыен, әлбәттә. Әмма, күршеләре 7 көнлек сабыйның авыр хәлдә булуын күреп, баланы үзләренә асрамага алалар. Хөснетдиновлар гаиләсе олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр булып чыгалар. Ирле-хатынлы Хәлбиҗамал апа белән Мифтахетдин абый аны үз балаларыдай тәрбияләп үстерәләр. Иң мөһиме, тамагы тук, өсте бөтен була. Кул эшләре осталыгына, дөньяның асылына бу гаиләдә төшенә.

“Әти-әни исән була торып, мин чи ятим булып үстем”, - дип үксеп елаган вакытлары да була.

Бернигә дә карамастан, күңеле һәрвакыт җылылык тоеп үскәнгәме, Наилә уңган, җитез, үзе мөлаем һәм чибәр кыз булып Хөснетдиновлар гаиләсендә үсеп җитә.

Яшьлек чоры

Наилә Мифтах кызы 17 яшькә җиткәч, уңган, тыныч холыклы, акыллы Ташкал Ташкалов дигән егеткә тормышка чыга. Әмма, алар бәхете бик кыска гомерле була. Яшәп тә өлгермиләр, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көненнән үк диярлек фронтка китә һәм киредән әйләнеп кайтмый.

1941 елның 2 ноябрендә кызлары Фәимә туа. Һәм кыз әтисез үсә. Сугыш чорының авырлыгы, михнәте илебезнең Наилә апа кебек тылдагы хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Адәм чыдамаслык авыр шартларда ат урынына җигеләләр, кырда эшлиләр. Әле бит өйдә күкрәк баласы да булган Наилә апаны, җирле түрәләр тарафыннан кушылган эшләрне үтәп кайтуга, шул ук көнне икенче эшкә яңадан куалар. Күкрәк сөтен имәргә тилмереп яткан нарасыен туйганчы кочаклый да алмый. Яшь хатын өзгәләнеп: “Бүгенгә генә балам янында калыйм инде”, - дип ялваруларына таш бәгырьле түрәләр колак та салмыйлар. Әле тагын ясак җыеп җанны алалар, синең сыерың, сарыгың, тавыгың бармы-юкмы, әмма син итен, маен, йонын, йомыркасын теләсәң каян табып тапшырырга тиешсең.

Сугыштан соң

Сугышлар тәмамлана, илгә җиңү килә. Шул җиңүне яулап исән кайтканнарның берсе – Хәсән Гыйфран улы Гайнуллинга Наилә апа кияүгә чыга. Дөньяга бер-бер артлы сигез балалары туа - 6 кыз, 2 ир бала. Ире белемле, акыллы кеше буларак, җитәкчелек эшләрен башкара. Ә Наилә апага балаларын тәрбияләргә, аларга аң, белем бирергә, тормыш үзенчәлекләрен төшендерергә кала. Уңган, тырыш хуҗабикә балаларына җил дә тидерми. Аңарда ана назы ташып тора. Кызлары-улларына киемнәрне үзе тегеп киертә. Үзләре яшәгән йортны зәвыклы җиһазлый. Хуҗалыкта аның чисталыгы-пөхтәлеге ярылып ята. “Нинди көчле хатын” дип, бары тик Наилә апага сокланырга гына кала. Заманасында герой-ана исеменә лаек булыр өчен бер генә бала җитмәгән. Әмма бу мөһим түгел. Наилә Мифтах кызының чын ана булуы, бүген ул үстергән балаларында чагыла. Кешелекнең иң асыл сыйфатларын ул балаларында тәрбияли. Әлбәттә, ялгызы түгел. Аның ышанычлы терәге, таянычы, зыялы тормыш иптәше, балаларның үрнәк алырлык аталары Хәсән абый була.

Иңне-иңгә куеп, тормыш юлында матур, тату яшиләр. Наилә апа колхоз-совхозларда да эшләп, якты эз калдыра. Бүгенге оныклары да ата-бабадан калган исәп-хисап эшләре буенча шөгыльләнәләр. Бу нәселнең дәвамчылары, кайда гына эшләмәсеннәр, һәрвакыт халык арасында абруйлы җитәкчеләрдән макталып, хезмәттәшләренең хөрмәтен казанып, авылдашларының ихтирамына лаек булып, бала-оныклары дин юлында шәригать кушканнарын үтәп яшиләр. Наилә апа белән Хәсән абый нәселе: балалар, оныклар, оныкчыклар һәм аларның балалары бүгенге көндә киң җәелгән. Ата-баба мирасын үтәп яшәгән нәсел дәвамлы, киләчәкле. Яшь буын - илебезнең якты өмете. Ирле-хатынлы Гайнуллиннар фидакарь хезмәтләре өчен күптөрле бүләкләргә лаек булып, Наилә апа 82 яшендә, Хәсән абый 84 яшендә, балаларының кадер-хөрмәтендә, үзләренең риза-фатихаларын калдырып, якты дөнья белән саубуллашалар. Балалары бүгенге көндә әти-әниләренә чиксез рәхмәтле, аларга кул күтәреп дога кылган саен теләкләрен Аллаһы Тәгаләгә юллап, якты истәлекләрен саклап яшиләр.

Наилә САФИУЛЛИНА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836