Материалы

Авылым хатирәләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Туган авыл читтә яшәүче һәркемне үзенә тарта һәм сагындыра. Ничек сагындырмасын, аның тәмле суларын эчеп, яшел чирәмнәрдә ялан тәпи йөгереп үскән балалар бит без.

Тубыл җирлегеннән аерылып, күлләр, елгалар, сазлыклар кичеп, бүгенге Янгутум авылына иң беренче кемдер юл ачып килгән. Бәлки, Түбән Тәүде районы, Кыскыркүл авылы аркылы яисә Наскы елга башыннан (Наскыбаш авылыннан) килгәндер ул. Анысы мөһим түгел, тик мондагы әкияти гүзәллеккә таң калып басып торучы кеше күз алдына килә.

Чишмә суыдай челтерәп аккан елгасы, аръякта биек-биек булып үскән мәһабәт эрбет агачлары, иген чәчеп үстерер өчен болын-кырлары, аучылык кәсебенә бай җәнлекле урманнары, авылдан ерак түгел җәйрәп яткан күле (анда инде шул заманаларда балык чыплап яткандыр) игътибарны җәлеп итми калмагандыр. Авылдан чәчәкле болынны чыккач, биек комлыкта төз, таза наратлык урманы. Анда кара, зәңгәр, нарат җиләге, аны кичеп сазлыкка төшкәч мүк, саз (морошка) җиләкләре иксез-чиксез. Авыл башында Наскы елгасы буйлап агымга каршы киткәч, беренче болында карлыган куаклары, без бала чакта бер куактан чиләк-чиләк хуш-исле карлыган җыеп кайта идек. Алар арасында дүләнә агачлары, көзгә таба җимешләре өлгерә, аннан ары киткәч, болыннар буйлап печәнлекләр башлана. Ә инде елга агымы белән кирегә таба (Тубылга юл) башта шомырт- лыклар, гөлҗимеш һәм башкалары китә. Май ахырында шомырт ап-ак чәчәк аткан чордагы гүзәллекне аңлатып бетерерлек түгел. Аның хуш-исләренә мең төрле чәчәк исләре килеп кушыла. Нигәдер ул исләр буталмый, һәрберсе үз төсе белән аңкып, башлар әйләнә, гәүдәңдә ниндидер җиңеллек тоеп, сихри рәхәтлеккә чумасың. Аллаһы Тәгаләнең монда бөтен нигъмәтләре, әйтерсең лә җәннәт бакчасы. Адәм баласына яшәү өчен моннан да уңайлы җирне җир шарында табуы, әлбәттә, кыен. Авыл җирлегенә беренче мәртәбә аяк баскан әлеге кеше һич тә икеләнмичә, иңбашыннан капчыгын салып, монда төпләнеп калырга уйлагандыр. Ни өчен авылның исеме Янгутум? Элеккеләрнең фаразлавы буенча, юлчылар авылга җиткәч, “Монда яңа дом”, - дип гаҗәпләнгәннәр һәм авылга Янгутум дип исем бирелгән, диләр.

Шулай ук, элек бу җирлекләрдә ханты-манси халыклары яшәгәннәр, дигән сүзләр дә йөри. Имеш тә, татарлар килеп урнаша башлагач, алар тундрага таба китә барганнар. Татарстан язучысы Габдрахман Фәйзерахманов “История сибирских татар” исемле китабын язып чыгаргач, шул китап презентациясендә аннан сораган идек. Ул: “1550нче елларда, Күчем хан дәүләтчелегендәге чорларда ук татарлар сазлыклар артында яшәгәннәр. Фәнни тикшеренүләр буенча: ханлык чорында һәм аннан соң да татарлар ясакны сазъяклардан килеп түләп торганнар”, - диде.

1958нче елларда, миңа әле 3 яшьләр булганда, башаклары өлгергән сап-сары бодай игене күз алдына килә. Алдан әти бара, кулында дәфтәр һәм каләм. Ул җитди һәм уйчан, әмма йөзендә канәгатьлек хисе чагыла, чөнки иген бик уңган. Күрәсең, аның урып-җыю вакытын билгеләп йөрүе булгандыр. Ә мин ваемсыз кыз бала аның артыннан сикерә-сикерә уйнап йөрим, башакларны тотып, әле иснәп тә карыйм.

Шул еллардан бирле ярты гасырдан артык вакыт үтте. Заманалар белән бергә авыл тормышы да гел үзгәреп торды, әмма, бүгенгедәй аянычлы хәлгә авылның бервакытта төшкәне юк иде әле. Моннан 10 еллар элек туган авылыма кайтып, үзем су коенып үскән чиста сулы елганы таный алмыйча басып тордым. Аның суы тонык, саегайган, агымы акрынайган. Ә бит заманасында терекөмеш төсле иде бит ул. Елга төбендә йөзгән балыклар, үләннәр аквариумдагы кебек күренә. Аның төбендәге ап-ак тешле ком никадәрле болгатсаң да пычранмый иде.

Тирә-як авыллардан Янгутум халкы кунакчыллыгы белән гомергә аерылып торды һәм аның төп халкы хәзер дә шулай. Авылга таныш булмаган кеше килсә дә, йорттан-йортка йөртеп кунак итү гадәтләре яшәп килә.

Гомер-гомергә ир-атлар аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнделәр, юкә, утын, кышкыга печән әзерләделәр. Хәзер инде шул заманалар еракта калды, тирә-якта урманнарын кисеп, ташып бетерделәр.

Хатын-кызлар йорт саен 8-10 бала үстерделәр. Абзар тулы мал-туарны карап, көн дә икмәк пешереп, күлә сугып, аны һәм мүк җиләкләрен хөкүмәткә тапшырдылар. Әле тагын хатын-кызга 10 тонна, ирләргә 15 тонна печән эшләргә план салына, шул планны үтәмичә үзеңә печән эшләргә рөхсәт юк иде.

Хәзер авыл танымаслык булып үзгәрде, кешеләре дә, үзе дә. Элекке эрбет агачлары да авыл өстенә ишеләм дип тормыйлар. Төрле сәбәпләр белән кырылып беттеләр, яңалары калкып чыккан, әмма аларга үсеп җитәргә гасырлар кирәк әле. Печәнне халык үзе өчен дә әзерләми хәзер. Башка авыллардагыча ялкаулык басты.

Авылда заманасында 2 катлы йортлар күп иде. Хәзер алар юк, шул чорда яшәгән кешеләр дә фанига күчеп беткәннәр. Авыл уртасында бик иске, элекке мәчет тора. Советлар чорында аның манарасын кисеп, ул авыл клубы булып хезмәт итте. 1960 елларда Янгутум кешеләре төшкән фоторәсем табылды. Шул елларда авыл зур һәм йортлар матур булган. Хәзер бары-югы 10-12 йорт калган, аларның да кайберләре буш тора. Урамнарда, болыннарда, елга буйларында мәңге яшел-чирәмлекләр хәзер печәнлеккә әйләнгән диюләренә ышануы кыен. Хәтта, авыл урамында да биек үлән үскән, диләр. Бу инде авылда мал-туар бетү галәмәте. Балаларсыз, мал-туарсыз нинди авыл инде. Алай да туган авыл сагындыра, нәкъ без үскән еллар, шул чор кешеләре, елга-күлләре. Авылны бетәчәк дип уйламыйм, киресенчә, ул үсәчәк, әмма елга-болыннар элекке хәленә кайта алырмы икән?

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума