Материалы

Якташыбызның яңа китабы

последние и лучшие новости искусства в мире

31-10Тубылның “Полиграфист” нәшриятында Сөнгатулла Бекенинның китабы басылып чыкты. Сөнгатулла абыйның шигырьләре ата-аналарны хөрмәт итәргә, татар телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмаска чакыра. Фотосурәтләр белән баетылган, 99 биттән торган хезмәтенең беренче бүлегендә автор иҗат иткән шигырьләре, икенче бүлектә - шәһәрнең милли, мәдәни юнәлешләрендә хезмәт иткән якташларга, күренекле шәхесләребезнең гомер бәйрәмнәренә багышланган, якыннарына атап язган шигырьләре кергән. Зур хөрмәт һәм горурлык хисләре белән өлкә газетабыз “Яңарыш”ка, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенә, “Искер-җыен” фестиваленә багышлап язган, халык күңеленә кергән иҗат җимешләре дә үзенең укучыларын тапкан. Сөнгатулла Бекенинның шәһәрнең “Яшьлеккә сәяхәт” ансаблендә җырлаганы, аның шигырьләренә көй иҗат ителгән җырларын тыңлаучы тамашачылары да аңа көч, дәрт, илһам биргәндер.

Ветеран укытучы шигырьләрендә авыр балачак язмышы белән дә укучыларын таныштыра. Сугыш чоры хатирәләре, әтисез-әнисез үскән елларны йөрәге аша кичергәннәрне шигъри юлларга салган ул. Сөнгатулла абый туган ягын, туган төбәген яраткан, дусларын хөрмәт иткән эчкерсезлеге, гадилеге белән аерылып тора. Ул ихлас күңеле белән язган шигырьләр җыентыгын бастырып чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиле, эшмәкәр Ринат Насыйровка, Тубыл шәһәренең себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләрен юллый. Яңа “Юбилейлар, юбилейлар” дип исемләнгән китапны Тубыл район китапханәсеннән алып укырга була.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума