Материалы

Якташларыбыз – мөселман байлары

последние и лучшие новости искусства в мире

8-9Февраль башында Төмәннең “Колокольниковлар йорты”нда профессор, тарих фәннәре докторы Александр Ярков “Төмәннең мөселман байлары” темасына лекция укыды. Лекция тыңларга күп кенә кеше килгән иде. Иң элек журналист Диана Хәлилованың “Әссаләмегаләйкүм, Себер!” фильмы күрсәтелде. Анда безнең якташыбыз, танылган бай Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуковның тормыш юлы һәм эшчәнлеге тасвирлана. Ул Ямбай тарихында, якташларыбыз хәтерендә тирән эз калдырган, үз акчасына авылда тулы бер архитектура ансамбле төзегән һәм Себер татарларының рухи үсешендә зур роль уйнаган шәхес.

Нигъмәтулла хаҗи төзеп калдырган мәчет бүгенге көндә дә төбәгебезнең күрке булып тора. Әле аның тагын да берничә дистә мәчет торгызуы, Ямбайда берничә мең китап тупланган китапханә булдыруы, банкта ышанычлы кеше итеп сайлануын беләбез. Ул кыйммәт бәягә сатып алып кайткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһү галәйһиссәләмнең сакал бөртеге өлкә туган якны өйрәнү музеенда кадерле экспонат булып саклана.

Фильмда кайбер Төмән мөселман байлары турында да әйтеп кителә. Гомумән, Себердә татар байлары күп эшләр башкарганнар.

Себердә сәүдә эше XI гасырдан ук актив алып барыла. Индия, Кытай, Урта Азия, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа белән тауар алышуда төрки байлар да катнашалар.

“Күп санлы кәрваннар Багдад, Бохара, Сәмәркандтан гына түгел, Бөек Ефәк юлыннан Идел буена, Европага таба юл алганда Себер шәһәрләренә: Искер, Чинги, шулай ук Иртеш, Түре, Тубыл елгалары бассейннары буйларында урнашкан кече шәһәрләргә дә керә башлыйлар. Шулай Себер белән бәйләүче мөһим сәүдә юлларының берсе формалаша. Берничә йөз дөядән торган кәрванда җирле халык өчен кирәк булган бөтен нәрсәне: азык-төлек, кием-салым, хуҗалык товарларын алып кайтканнар. Затлы тауарларга да сорау арта. Урта гасырлардагы үсеш алган чорда сәүдәгәрләр Урта Азия һәм Персиядән кыйммәтле корал, тантаналар өчен савыт-саба, хатын-кызлар бизәнү әйберләре, ефәк һәм парча тукымалар, бронза көзгеләр, алтын һәм көмеш тәңкәләр алып киләләр. Күчемнең мөһим казанышы - тайбугиннарның идарә итү елларында онытыла башлаган халыкара сәүдә юлларын торгызу. Җирле татарлар шулай ук кәрван сәүдәсе белән уңышлы шөгыльләнә башлыйлар”, - дип языла Фәрит Юсупов җитәкчелегендә бастырылган “Себер татарлары фольклоры антологиясе” китабында.

Профессор Александр Ярков сәүдә эшләренең гөрләп барганлыгына басым ясап, өлкәдәге байларның бергә, дус, бер-берсенә булышып эш алып баруларын билгеләп үтте. Шуңа да югары дәрәҗәдәге мөселман байлары күп булмаган. Ислам шәригате байларга алдарга, урларга юл куймаган. Алар мәчетләр төзү, мәдрәсәләр ачуга әһәмият биргәннәр. Шәкертләргә китаплар кайтартканнар. Бу бик чыгымлы эш саналган, китаплар кыйммәт булган.

8-81375 елда Чинги торак пункты турында беренче тапкыр искә алынган язу һәм үзе өчен Төмәннең ике туган елы барлыгын әйтеп китте галим. “Себер татарлары турында беренче тапкыр 1724 елда язылган”, - диде.

Тагын да галим мөселман илләренең экономикасы турындагы һәм башка сорауларга җентекләп җавап бирде. Себергә исламның керүе, таралуына тукталды. Себердәге ислам буенча тирән белемле профессор җитәкчелегендә соңгы чыккан «Ислам на краю света» китабында күп мәгълүмат тупланган. Анда танылган галимнәрнең дистәдән артык еллар бөртекләп җыйган эзләнүләре урын алган. Александр Ярков теләүчеләргә китабын да бүләк итте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума