Материалы

Яңа ел бәйрәмнәре

последние и лучшие новости искусства в мире

1-10Төмән татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре пандемия вакытында да балаларга бәйрәм әзерләү юлын табалар. Бу чараларның күбесе быел саф һавада үткәрелә.

Центральный округы җитәкчелеге кайгыртуы нәтиҗәсендә 11 нче урта мәктәп территориясендә Чыршы бәйрәме оештырыла. Аны управа җитәкчесе Александр Чистяков ача. Балаларга үзәк хезмәткәре Ринат Гарифуллин авторлыгындагы музыкаль әкият тәкъдим ителә. Алар анда Аю белән бергә бииләр. Аннары Тиен белән Чыршы килә. Уеннар уйныйлар, җырлыйлар. Кадерле кунакларны: Кыш бабай белән Кар кызын хуш күреп каршы алалар. Аларга осталыкларын күрсәтәләр.

Заречный микрорайонында да шундый Чыршы бәйрәме үтә.

Ә үзәктә хәйрия Чыршысы әзерләнә. Анда сәламәтлекләре чикләнгән, ярдәмгә мохтаҗ, күп балалы гаиләләрдәге сабыйлар катнашалар. Аларны дәрәҗәле кунаклар тәбриклиләр, бүләкләр тапшыралар. Ә үзәк коллективы шәп тамаша күрсәтә.

Яңа ел кәефе бүләк иткән үзәклеләргә күп рәхмәт сүзләре ишетергә насыйп була.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума