Материалы

“Яңарыш” очраштырды

последние и лучшие новости искусства в мире

6-6Мамадыштан Төмәнгә ялкынлы кайнар сәлам! Исәнмесез, “Яңарыш” кызлары”! Сезгә бик зур рәхмәт. 45 ел узгач, 12 январьда Нурия Туйчина белән очраштык. Ике Нурия, һәм мин. Сөйләшеп туя алмадык. Алар миңа, мин сезгә рәхмәт әйтәм. Очрашкач, Нурия бер фоторәсем бирде. Галина Рәйсә Абдрахманова белән бер бүлмәдә яшәгәннәр икән. Рәйсәне генә табасы калды. Нурия аша яңалыклар белдек: комбинат ябылган икән, 4 нче тулай торак “малосемейка” булып калган. Бәлки, Рәйсә шунда яшидер.

6-5Бу фоторәсемдәге Галина, бәлки, үзен танып, Рәйсәне табар. Аллаһы боерса, быел киләбез источникка су керергә. Менә фоторәсемгә төштек, 45 ел вакыт узган. Без дә өлкәнәйгәнбез. Нурия туганнары аша табылды. Себердә аның апасы, абыйсы яшиләр икән, алар Нуриягә шалтыратып әйткәннәр. Рәйсә дә табылса, яхшы булыр иде. Минем телефон номерым үзгәрде: 8 9274561431.

Айсылу ГАЙНАНОВА,
Татарстан, Мамадыш шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума