Материалы

Яшь буынны ялгыштыра алмаслар

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашучылар – ветераннарыбызның елдан-ел аралары сирәгәйгән саен, кайбер Көнбатыш илләре, Америка Кушма Штаты дөреслекне бозып, фашистик Германияне җиңүче дип үзләрен язып куярга тырышалар. СССРны Гитлерга булышкан, оккупантлар дип һәм башка әллә нинди тузга язмаган ялалар ягып, телевидениедән чыгышлар ясыйлар.

Аллага шөкер, бүген бик күп документлар, архив, истәлекләр, фильмнар, китаплар саклана. Сугыш елларын үз җилкәләрендә кичерүчеләр исән. Без, немец фашистлары тарафыннан юк ителгән 27 миллион совет кешесенең балалары, оныклары, туганнары, сәясәтне бозарга ирек куймабыз.

Россия – фашист гаскәрләреннән Ватаныбызны, Украина, Польша, Чехословакия һәм башка Европа илләрен азат иткән, Өченче рейх башкаласын җиңү белән яулап алган, аннары көнбатыштан көнчыгышка үтеп, Япониянең Квантун армиясен тар-мар иткән ил.

Мәсәлән, бер генә гаиләне алыйк: әтиемнең әнисенең бертуган энесе – Яркәү районы, Карбан авылы егете Аплатый Бусай улы Бусаев 24 яшендә 1944 елны Польшада һәлак була. “Аплатый цәцәкәм 1943 елны отпускага кайтты. Әни хәрби формасын юып, үтүкләп киертте, миңа 6 яшь булган, хәтерлим”, – дип әти сөйләгән иде. Әтинең туганы, шулай ук Карбан егете 1924 елда туган Хәйретдин Рамазан улы Фәхретдинов Польшада 1944 елны Сандомир плацдармында вафат була.

Интернет мәгълүматлары буенча, 1944 елны Львов-Сандомир операциясе барышында 1 нче Украина фронты яулап алган Сандомир плацдармы (шулай ук Баранув-Сандомир плацдармы) – Сандомир шәһәре районындагы Висла елгасының сул ярындагы совет гаскәрләре оператив плацдармы. Шушы плацдармны алу 1945 елның январенда Польшаны азат итүгә, Германия территориясенә керүгә китергән һөҗүмне ясарга мөмкинлек бирә.

Хәзерге көндә Польша яхшылыкка яманлык белән кайтара.

Бабаларым Карбан егетләре - Сәфәрбәк Фәхретдинов сугышта хәбәрсез югала, Әхмәтфәрит Тилмөхәммәтов Берлингача җитә. Әни ягыннан туганнар – Канчәбер авылы егетләре: Зыяф, Насретдин, Гайнетдин Галямовлар яуда мәңгелеккә ятып калалар. Садрый, Галәтдин, Мифтах, Зәлхаф Галямовлар, җизниләр – Хәмит Серазетдинов (Карбан), Тәүзих Насыйров (Кыткүл) фронтовиклар иде. Әтинең җизниләре Карбан егетләре: Мөхәммәтрәхим Бәширов, Насыйбулла Балдин кайтмаганнар, Әхмәтгәрәй Әскәров сугыш ветераны булды.

Якты киләчәгебез өчен башларын салган, җиңү яулап кайткан туганнарыбыз йөрәкләребездә мәңгелеккә урын алганнар. Кайберәүләр тырышсалар да, яшь буынны ялгыштыра алмаслар, фашист коллыгыннан дөньяны нәкъ илебез коткарганлыгына бу исемнәр туры дәлил.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума