Материалы

Бәйрәмгә рәхим итегез!

последние и лучшие новости искусства в мире

25 август көнне Төмән районының Ямбай авылы 420-еллыгын билгеләячәк. Бу авылда элек-электән эш сөючән, үз җирләрен яраткан кешеләр яши. Без авылыбызның нигезен булдырган сәүдәгәр Кармышакның уллары - өч бертуган Сайдуковларга рәхмәтебезне белдерәбез. Халыкның рухи мәдәниятен үстерүдә хезмәт итүче Ямбайдагы Нигъмәтулла Хаҗи исемен йөрткән музей-архитектура комплексы туган якның энҗе бөртеге булып тора.

Аерым рәхмәт сүзләре – муниципалитетның үсеше өчен нигез салган ветераннарга. Без бүгенге көндә Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшит Аширбеков, Россия Герое Тимур Мөхетдинов, җиңү яулауда өлеш керткән тыл ветераннары белән горурланабыз.

Соңгы елларда авылыбыз искиткеч үзгәрешләр кичерде. Ямбайда яңа йортлар, урамнар барлыкка килде, балалар бакчасы, урта мәктәп, музей-тыюлыгы, социаль учреждениеләре, ислам мәдәният үзәге, китапханә, иҗат йорты, промышленность оешмалары уңышлы эшләп килә. Яңа буын ата-бабаларының казанышларын дәвам итә.

Без киләчәктә халыкның иркен тормышта яшәве һәм территорияләрне төзекләндерү буенча планнар төзибез. Боларны тормышка уңышлы ашыру өчен Ямбай җиренең бөтен мөмкинлекләре бар.

Хөрмәтле якташлар! Барыгызны да безнең белән бәйрәм итәргә чакырабыз. Сезнең өчен музей-тыюлыгы, мәдәният йорты, мәдәният үзәкләренең ишекләре ачык, концерт мәйданчыклары, китап сату, картиналар, декоратив-кулланма иҗаты күргәзмәләре эшләячәк.

Дина БУРУНДУКОВА, Ямбай авылы башлыгы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума