#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бәхетләрне - өләшәбез, шатлыкны – бүлешәбез”

последние и лучшие новости искусства в мире

Январь башында шигърият күген үзенең иҗаты белән балкытып торган күренекле шагыйрәбез Галия Төхвәтулла кызы Абайдуллина күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Кызганычка каршы, миңа шушы бәйрәм кичәсендә катнашырга туры килмәде. Беркөнне авылдашым Мөнәвәрә ханым белән сөйләштек тә, “соң булса да, уң булсын” дип, Галия апаларга кунакка бардык. Бу эчкерсез гади, киң күңелле апа безне үз итеп, хуш күреп, сөенеп каршы алды. Өйдә кунаклар да бар иде. Алар, ерак юлны якын итеп, шагыйрә апа белән күрешергә Төмәннән килеп җиткәннәр икән. Танышып, сөйләшеп, фикерләр алышып, чәйләр эчеп, вакытның үткәне сизелми дә калды.

Ә Төмән кунагыбыз үзен Луиза Сөрмәтова дип таныштырды. Төмәндә китапханәдә эшли икән. Галия апаны котлап, ул әниләргә багышланган моңлы җырын бүләк итте. Байтак еллар элек мин Луизаның концертында булган идем, себер татарларының җыр-такмакларын матур итеп башкарганы исемдә калган.

“Яңарыш”тан укып белгәнемчә, бүгенге көндә Луиза Рәис кызы өлкәдә танылган фольклорчы да. 2016 нчы елда аның “Себер татар җырлары, бәетләре һәм мөнәҗәтләре” исемле китабы дөнья күрде. Җыентык ноталарга салынган һәм рус теленә дә тәрҗемә ителгән 84 әсәрне эченә алган. Бу җыентык безнең Санниково авылы китапханәсендә дә бар. Тырыш, уңган-булган ханым 1992 нче елдан бирле фольклор җыю, өйрәнү эше белән шөгыльләнә, кирәкле һәм файдалы зур эш башкара.

Афәрин! Луиза кызыбызга яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешергә язсын. Ә китапханәче буларак, китап яраткан кыз хәзер дә китаплар дөньясында: татар китапларын булдыру, балар өчен кызыклы түгәрәкләр, чыгышлар әзерләү өстендә күп эшләр алып бара.

Горурланып әйтәм, Галия апаның үзе кебек, дуслары-танышлары да сокланырлык эшләре белән себер татарларының дәрәҗәсен күтәрәләр. 80 яшен тутырса да, апа әле дә сафта, иҗатта, изгелек юлында; көн дә диярлек, яңа шигырьләре, чәчмә әсәрләре дә туып тора. Бүгенге көндә сәләтле шагыйрәбезнең 25 китабы дөнья күрде. Искитәрлек байлык! Чын күңелдән остазыбызның шатлыгы белән уртаклашам, шигырьләрен яратып укыйм, кайберләрен ятлап, төрле мәҗлес-бәйрәмнәрдә сөйлим. Апабыз тагын бер шатлык-куанычы белән уртаклашты. Ул Мәскәүдә бастырылган Россия халыкларының хәзерге әдәбияты җыентыгына кергән шигырьләре белән таныштырды. Аларның берничәсе “Балалар өчен әдәбият”, икенчеләре “Чәчмә әсәрләр” дигән җыентыкларга кертелгәннәр. Бу китаплар хәзер өенең түр башында хөрмәтле урын алганнар. Нинди зур бәхет!

Галия Төхвәтулла кызы данлы тормыш юлын үткән, халкына намус белән хезмәт иткән, олы ихтирам казанган олы шәхес.

Хөрмәтле Галия апа! Иҗат юлыгызда яңадан-яңа шатлык-бәхетләргә ирешеп, халык хөрмәтенә төренеп, саулык-сәламәтлектә дуслар-туганнар белән очрашып-күрешеп, шатлыклар бүлешеп, бәхетләр өләшеп тагын күп еллар гомер итәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгаләбез!

Хөрмәт белән Нурҗиһан НАЗЫЙРОВА,
Тубыл районы, Санниково авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836