Материалы

“Бер-беребезгә ышанычлы терәк”

последние и лучшие новости искусства в мире

29-10Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнендә Турай авылында яшәүче Назыйровлар гаиләсе күз алга килә. Гаилә башлыгы – Варис Вәгыйз улы, хатыны – Надежда Александровна, балалары Сәид, Диана һәм Виолетта.

Варис Вәгыйз улы һәм Надежда Александровна Төмән шәһәренең политехник көллиятендә бергә укыганнар, тик төрле факультетларда. Шунда танышып, очраша башлаганнар. 2007 елда яшьләр гаилә учагын кабызганнар. «Без зур, тырыш һәм дус гаилә төзергә тырыштык», - дип алар искә төшерәләр. Матур өй төзегәннәр, эшлиләр, балалар мәктәптә укыйлар – шундый тырыш гаилә булып яшиләр.

Ә тырышлыклары үзләрендә: бакча эшләре, өй җыештыру, аш пешерү – барысын бергә башкаралар. Шулай үк бергәләп төрле бәйгеләрдә катнашалар. Балалар фортепианода уйныйлар, рәсем ясау түгәрәгенә йөриләр, русча-татарча җырлар җырлыйлар. Күптөрле конкурсларда катнашып, диплом һәм грамоталар яулганнар. «Без бер-беребезгә терәк булып яшибез, балаларыбыз өчен тырышабыз!» - дип эч серләре белән бүлешәләр Назыйровлар. Надежда Александровна үз теләге буенча ислам динен алган. Тормыш иптәше белән уртак фикерле булып яшиләр. Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнендә Назыйровлар гаиләсенә чын күңелдән исәнлек-саулык, зур уңышлар һәм яңа ачышлар телибез.

Гөлфара ГАРИПОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума