#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бер мизгел

последние и лучшие новости искусства в мире

Әтием – ветеран укытучы Шамил Фәхретдинов һәвәскәр фотограф иде. Авылдашларны, табигатьне, вакыйгаларны фотога төшерде. Гаилә архивында альбомнарга ябыштырылмаган фоторәсемнәр күп, аларны таслап целлофан капчыкларга салдык. Кызганыч, Совет чорындагы шикелле катыргыдан ясалган фотоальбомнар хәзер кибетләрдә сатылмый.

Шушы рәсемнәр арасында уникаль фотога тап булдым. Сурәттә Киндерле авылы хатын-кызлары, әбиләре, балалары төшерелгән. Сабантуй яисә берәр җыен, бәйрәм булгандыр. Әнием, Рәшидә Фәхретдинова янында, нәкъ уртада басып торучы 1965 елда туган абыем Ильярга карыйм да, монда аңа 4-5 яшь булса, бу чама белән 1969-1970 еллардыр дип уйлыйм. Рәсемдәге кешеләрнең күбесе инде яныбызда юк. Менә сулдан беренче рәттә: Илнат исемле улы белән Мәфрузә апа Насыйрова, янында Мәсрурҗиһан апа Баһаветдинова, аннан соң Рәбига апа Әхтәриева, Кайнәт апа Хәбибуллина кулындагы улы Илфар белән, әнием улы белән, янәшәдә Рәшидә апа Ногманова, аннан ары Сәкинә апа Фазлуллина, Мәсрүрә апа Ногманова, Тайбә апа Гайнуллина, Венера апа Фәизова кызы Эльвираны күтәргән, алар янында сабый Ринат әбисе Гайниҗамал апа Нотфуллинага җитәкләнгән, әбиләр - Мәрьям апа Фәизова, Рәйсә апа Сабитова басканнар.

Бу татар хатын-кызларының олылары Бөек Ватан сугышы елларында тылда бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә сөйрәп, Җиңүне тизләткәннәр. Бәхетлеләрнең авыру, гарип булса да ирләре кайткан, бәхетсезләрнең мәңгелеккә яу кырында ятып калганнар. Алар гомерләренең соңгы минутларына кадәр тормыш иптәшләрен, улларын сугыштан көткәннәр. Мин белгәннәр: Хәдичә апа Фәйзуллина (Бухаринда да яшәде), Гайниҗамал апа Нотфуллина, Бәктиҗиһан апа Умбитова. Ә менә Фәүзия апа Хәмидуллина, Разия апа Төхвәтуллина, Сәгъданә апа Бакиева, Зәйтүнә апа Әхтәриева, Тайбә апа Гайнуллина, Фәрхия апа Сибгатуллина, Өммегөлсем апа Латыйпова, Мәрьям апа Фәизова, Мөгазәмә апа Айтумбитова, Әминә апа Хәлилова, Шәехҗамал апа, Гайникамал апа Әхтәриевалар, Тайфә апа Баһаветдинова, Хәерниса апа Әсәдуллинаның һәм башкаларның ирләре сугыш ветераннары иде.

Яшьрәк хатын-кызларның балачаклары сугыш елларына туры килгән. Алар да ачлык-юклыктан башка нинди рәхәтлек күргәннәр? Сугыштан соң да илне торгызу бу үсмерләргә, яшьләргә йөкләтелә.

Рәсемдәге буыннар илнең иң авыр сынавын кичергәннәр, сынмаганнар-сыгылмаганнар, горур калганнар. Якты киләчәгебез өчен рәхмәт йөзеннән баш иясе килә.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836