#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бердәм, ярдәмчел халкыма рәхмәт”

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районының Индрәй авылында күршеләрендә яшәүче балалар шырпы белән уйнау сәбәпле, тиз арада өйләре яшәрлексез хәлгә килгән Биктимировлар гаиләсе беренче мәлдә аптырап калды. Нишләргә? Кая барырга? Дөньяда яман чир һәркемне өйләренә куып керткән вакыт та бит әле. Тик туганнары һәм башкалар тиз арада ярдәмгә килделәр. Һәркем кулыннан килгән кадәр булышырга тырышты.

Күпләр акча алып килсәләр, эш белән булышучылар да шактый иде. Һәм менә гаиләнең хуҗабикәсе Рәсимә Хәсимхан кызыннан хат килеп төште: “Без өебезгә күчтек, Аллага шөкер, авыл халкына, туганнарга, дус ишләргә, Саз (Тарман), Индрәй, Муллаш, Шыкча, Явызбы авыллары мәчетләренә, халкына, “Тюменьнеруд” оешмасына, коллегаларыма олы рәхмәтебезне белдерәбез. Тагын да вайбердагы “Первый татарский” төркемендәге татарлар, безнең авыр хәлдә калуыбызны ишетеп, бердәм рәвештә акча җыеп бирделәр. Аларга да чиксез рәхмәт. Коръәндә Аллаһы Тәгалә «Әли Гыймран» сүрәсенең 148 нче ая­тен­дә:«Аллаһы Тәгалә гамәлләрне их­лас күңел белән кылучыларны ярата», – ди. Ихластан кылган бер гамәл кешенең гөнаһлары ярлыканып җәннәткә керүенә сәбәп булырга мөмкин. Ходай Тәгалә барыгызны да ярдәменнән, рәхмәтеннән ташламасын. Беркемгә дә мондый кайгылар күрсәтмәсен, исәнлек-саулык белән яшәргә насыйп итсен. Амин”.

Халкыбызның бердәмлеге, ярдәмчеллеге расланып, гаиләнең тырышлыгы белән Биктимировлар кышны үз йортларында каршы алалар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836