#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәхете укытучылык хезмәтендә булды

последние и лучшие новости искусства в мире

Укытучы – мактаулы, шул ук вакытта, зур җаваплылык таләп итә торган катлаулы хезмәт. Безнең шәһәрдә йөзләгән педагог мәктәпләрдә укучыларга белем, тәрбия бирә.

Нурилә Шамратова педагогик хезмәтен 1984 нче елдан Вагай районында башлый, 1988 нче елдан 15 нче мәктәптә дәвам итә. Нурилә башлангыч класс укытучысы, татар теле, әдәбияты фәнен дә алып барган, җәмгыять эшләрендә дә актив. Ул ике ел мәктәп музеенда, җиде ел профсоюз оешмасы җитәкчесе дә булды, 20 ел җәйге балалар сәламәтлек саклау лагере эшенә җаваплы, Тубыл татар милли-мәдәни автономиясендә башкарма директор вазифасын үти.

Нурилә Бахметовна һәрбер эшен зур җаваплылык белән, күңелен биреп башкара. Аның тырыш, намуслы хезмәте грамоталар, бүләкләр, дипломнар, РФнең мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.

Нурилә Шамратова Вагай районы, Тугыз авылында зур, тату гаиләдә үсә. Әтисе - Бахмет Бахмет улы Хайернасов, әнисе - Сөлчамал Ситдих кызы сигез бала үстерәләр. Балалары барысы да диярлек тиешле һөнәр иясе булырлык белем алалар.

Гаилә горурлыгы – зур абыйлары Ташбулат. Ул тиешле дини белем алып Нефтеюганск шәһәре мәчетенең хәзрәте. Апасы - Әйтбикә, энесе Данияр – укытучылар. Нурилә Бахметовна балачактан ук укытучы булырга хыяллана. Ул бигрәк тә кечкенә балаларны ярата, бөтен күңелен биреп укыта, тәрбия бирә. Үзенә һәм балаларга карата таләпчән. Иң мөһиме, бер-береңә ышаныч, бер-береңне аңлый белүне кирәк дип таба. Ата-аналар белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә булып, ике яклап дөрес тәрбия биргәндә генә нәтиҗә тиешле булачагына ышандыра.

Нурилә Бахметовнаның шәфкатьле, кешелекле булуын онытмыйлар. Анда укыган укучылары туган көне, бәйрәмнәр белән котлап телефоннан шалтыраталар. Уку яшенә җиткәч, балаларын да үз укытучыларында укытырга тырышалар. Гөлнара Абдубакова яңа туган кызына аның исемен бирә, ә кызы 7 яшен тутыргач, өске шәһәрдә яшәүләренә карамастан, 15 нче мәктәпкә Нурилә Бахметовна классына алып килә. Динар Кармышаков та улын үзе укыган хөрмәтле укытучысы классына бирә.

Укытучы хезмәте катлаулы, вакыт белән исәпләшми, һәр эшне югары дәрәҗәдә башкару өчен осталык, зур тырышлык таләп ителә.

Нурилә күңел җылысын биреп ике кыз үстерә. Кече кызы Лилия әнисенең һөнәрен сайлый. Ул Тубыл педагогия институтын тәмамлый, ә өлкән кызы Юлия Төмән дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем ала.

Гөлҗиһан ЗАКИРОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836