#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бизнесменнар”

последние и лучшие новости искусства в мире

(Хикәя)

Кече яктан хатынының әчкелтем тавышы яңгырады:

– Кайчан эшкә урнашасың?! Эт ялкавы!.. Хөрәсән!.. Имгәк!..

Көн саен шушы сүзләр яңгырый Мәхмүтнең колак төбендә. Көн саен! Эшкә урнашырга кирәген үзе дә белә ул, әмма нишләсен, авылда эш юк бит...

– Әнә, күрше Хәниф абый тимердән капкалар ясый, шуның тирәсендә чуалыр идең, – ди хатыны. Хе... Әтнә техникумын бетергән башы белән капка ясап йөрсенмени Мәхмүт, адәм көлкесе!

– Алайса, үз белгечлегең буенча эшлә, синең кебек ветеринар җирдә аунап ятмый! – ди хатыны өзгәләнеп. Хе... Унбиш меңгә ферма исе иснәп йөрергә юләр ди сиңа Мәхмүт...

Ярар, хатын сүзендә хаклык бар. Утыз тула бит инде үзенә. Берәр бизнес ачарга кирәк. Классташы Әмир белән сөйләшеп аласы булыр. Андыйга башы шәп эшли аның.

Мәхмүтне күрүгә Әмирнең йөзе яктырып китте. Ә инде яшьтиенең ниятен дә ишеткәч, бөтенләй дәртләнде. Шундук бер “чистай малае”н кыстырып, яшелчә бакчасына юл тоттылар.

– Металл җыячакбыз! – диде Әмир, теше арасына кысылган кыяр кисәген бармагы белән каезлап. – Өр-яңа бизнес! Түлке берәүгә дә әйтмә! Килосы 5 сум хәзер тимернең! Иске холодильник үзе генә дә илле килога тарта! Ә андый металл һәр йортта завались! Безнең авылдан гына йөз меңне бәреп алабыз! Аннары – күрше авыл... И так по всему району! Потом – дальше, в этом же духе...

Шайтан суы ярыйсы ук башына киткән иде Мәхмүтнең. Аның күзенә Әмир профессор булып күренде. Кара, нинди акыллы бит аның дусты! Ничек матур итеп русча сөйләшә ул! Ике кулы белән Әмирнең муеныннан кочаклап алды Мәхмүт:

– Мин сине бик хөрмәт итәм! – дип пышылдады ул яшьтиенең колагына. – Син – даһиның даһие...

– Беләм... – диде тегесе, авыз кырыеннан агып чыккан селәгәен җиңе белән сөртеп. – Беләм... Акчаңны кая куярга белмәячәксең, малай... Тау хәтле булачак... Күр дә тор менә... Күр дә тор...

Ике дус Әмирләрнең бакчасында гына кочаклашып йокыга китте.

Икенче көнне Мәхмүт әтисенең иске “Москвич”ын гараждан алып чыкты. Этеп кабыздылар. Багажник белән салонга гына әллә ни күп тутырып булмас дип, артка уфалла арбасын тактылар.

Әмма “Москвич” иртән ничек буш чыгып киткән булса, кичен шулай ук буш килеш, артына тагылган арбасын кәҗә бәтиедәй сикертеп, әйләнеп тә кайтты – күрше авыл чуашлары узган атнада авылдагы бөтен металлны җыеп киткәннәр икән. Бушка түгел! Килосын 2 сумнан.

– Сволочьлар! – дип сукранды Әмир черт итеп җиргә төкереп. – Район буйлап йөргәннәрдер инде, падлалар...

Өй борынча кереп, сорашып йөрүләр тәмам ардырган иде – ике дус алпан-тилпән өйләренә юнәлде.

Икенче көнне сөйләшү нәкъ шул ук бакчада, шул ук темага барды:

– Казлар алабыз! – дип башлады сүзен Әмир. – Сразы 200 баш! Өч айдан үсеп җитә алар. Считай, меңәр тәңкәдән генә озатсаң да... Ярты доход сиңа, яртысы – миңа...

Мәхмүт “доход”ның күпме буласын күңелдән генә санап чыгарып, үзе дә сизмәстән кесәсен капшап куйды.

– Ә абзар? – диде аннары. – 200 баш казны кайда асрыйбыз?

– Абзарны почти бар дип сана! – Әмир имән бармагын өскә күтәрде. – Бәрәңге бакчасына күптән бәрәңге утырткан юк безнең, шунда салабыз! Иске такталар дачурта, шулардан әмәлләрбез!

Әмирнең шакмаклы дәфтәр битенә сызгалаган проекты буенча, иң элек дүрт почмакка дүрт багана утыртырга кирәк иде. Беренче багананы казып утыртканчы икесе дә хәлдән тайды, шабыр тиргә баттылар. Җитмәсә, кояшы да үтерепләр кыздыра, ник бер болыт әсәре күренсен! Икенче багананы иртәгә утыртырбыз дип, яшьтиләр бүгенгә таралышты.

Иртәгесен никтер икесе дә көрәккә ябышырга ашыкмады.

– Карале, малай, – диде Әмир чыраен сытып, – ни... ул каз дигәнең үсеп җиткәнче бик күпләп үлә икән... Химия ашый бит алар хәзер. Әллә соң минәйтәм, ниме... башка берәр бизнеска тотынып карыйкмы?

Мәхмүтнең авызыннан диярлек тартып алды ул бу сүзләрне. Килеште тегесе. Авылда автосервис ачарга булдылар! Ә нәрсә? Капка төбе саен машина бит хәзер. Кемнең көпчәген ямыйсы, кемнең моторын ремонтлыйсы дигәндәй... Дөрес, ни Мәхмүте, ни Әмире әлеге эшнең рәтен белми. Аның каравы, Мәхмүтләрнең урам якка каратып салынган гаражы бар. Һәм... тракторчы Бәйрәмгалинең андый эшкә осталыгы бар... Шуның белән сөйләшеп карарга булдылар.

– Табышның 40 проценты Бәйрәмгалигә, калганы безгә! – диде Әмир күзләрен ялтыратып. – Көнгә биш кенә машина керсә дә, чутлап кара...

– Безгә бик аз калмыймы соң? – дип шиген белдерде тегесе.

– Ярар соң, Бәйрәмгалигә 20 процент та җитәр алайса...

Эшне бүлештеләр: Бәйрәмгали белән сөйләшү – Әмиргә, фанер тактага “Автосервис” дип язу Мәхмүткә йөкләнде.

Көн кичкә авышканда урамның аргы башыннан җырлый-җырлый килүче Әмир күренде.

– Ну?! – диде Мәхмүт ул килеп җитүгә.

Әмирнең кроссовки баулары җирдән сөйрәлә, күлмәгенең бер ягы кергән, икенчесе чыккан, авыз читенә суган кыягы ябышкан, маңгае никтер туфракка буялган иде.

– Бәйрәмгали абый белән от души утырдык! – диде ул телен көчкә әйләндереп.

– Ну?

– Армиядәге кызыкларны сөйләп, эчне катырып бетерде, мал-лай…

– Ну?

– Нәрсә ну?

Мәхмүт кәкре-бөкре хәрефләр белән “Автосервис” дип язылган фанерга ымлады:

– Киләме безгә эшкә?

Әмир берара күзен челт-мелт йомгалап торды, аннары гына үзенә йөкләнгән эшне искә төшерде булса кирәк:

– Ә-ә-ә... ни... юк... риза булмады...

Мәхмүтнең кәефе кырылды:

– Нишлибез инде хәзер?

Әмир кулларын пычрак трикосының кесәсенә тыгып, текә кыяфәт белән дустына карады:

– Кибет ачабыз! – диде ул, детектив кинодагы шпионнарча, үтә дә серле елмаерга тырышып.

Соң, дүрт кибет бар ич инде безнең авылда!

– Булсын! Дүрт кенә кибет әз ул! Кәнфит, печенье, галуш сатачакбыз. Чират торып алачаклар... Может, икене ачарбыз әле. Түбән очта – минекен, югары очта – синекен...

Ике яшьти, иртәгесен яшелчә бакчасында очрашырга сүз куешып, саубуллашты.

Алмаз ГЫЙМАДИЕВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836