Материалы

Бөек максатлар куя иде

последние и лучшие новости искусства в мире

42-8Октябрь аенда туган көнен каршы алачак Тубыл шәhәрендә яшәүче Роза Бәдретдин кызы Моратованың Мәскәүдә туып-үсеп, Арзамас кызы булуын беләбез. Аны язмыш Себердәге Тубыл шәhәренә китерә. Монда Роза апа күп еллар педагогия училищесында эшли. Безне, хәзерге 55 яшьлеләрне дә, “Педагогика” фәненнән укытты ул. Бик таләпчән мөгаллимә иде. Мин укыган 46 группаның 90% татарлардан тора. Апа бездә туган халкыбызга мәхәббәт, татар булуыбызга горурлык тәрбияләде. Ул безгә гел бөек максатлар куя иде.

Хәтта киемебезгә кадәр тикшергәнен хәтерлим. Апаның әйткән сүзләрен әле дә онытмыйм: “Сез - татарлар! Үз милләтегезгә ихтирам хисен югалтмагыз! Акыллы, белемле, тыйнак булыгыз. Бер вакытта да сынатмагыз”, - дип өйрәтте апа безне. Башка милләт вәкилләре арасында үзегезнең акылыгыз, тәртибегез белән аерылып торырга тырышыгыз, - дип өйрәтте. Без - Тубыл училищесының 1983 елгы чыгарылышы, чын күнелдән яраткан укытучыбыз Роза Моратованы туган көне белән котлап, апага исәнлек-саулык теләп калабыз. Без дә барыбыз да гомер буе укытучылар булып эшләдек, безгә Роза апа өйрәткән тормыш дәресләре, фән буенча белем туры юл күрсәтте, матур нәтиҗәләргә ирешергә этәргеч булды.

Гөлшат ТУЙЧИКОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума