Материалы

Борынгыдан килгән бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

14-13Элек-электән сазъяк авылларында Әмәл бәйрәме яшәп килә. Вәчир, Лаемтамак авылларында Әмәл дисәләр, Тубыл районының көньягындагы авылларда Көлцән, Садака дип йөртәләр. Быел бәйрәм Вәчир хакимиятенә керүче авылларда мартның 22се, ә Лаемтамак хакимияте авылларында мартның 24е иртәнге сәгать 6да башланды.

Әмәлгә февраль аеннан ук әзерләнәләр. Хуҗабикәләр тимер акчаларны алдан ук җыялар. Ә бала-чаганың ничек бу йоланы көтеп алганнарын язып та торасы юк. Бигрәк тә иртәгесе Әмәл була торган көнне дулкынлану көчәя.

Гадәттәгечә, авылның очындагы беренче йорттан башлана. Быел бигрәк тә кеше күп булды. 200-300 кешедән торган төркем икенче йортка килергә чыкканда: “Әмәл”, - дип кычкыралар. Хуҗабикәләр алдан әзерләп куйган акча, кәнфитләрен алып, биегрәк урынга чыгып басалар да, һәркемгә эләгерлек итеп чәчәләр. Бу көнне авыл гөрләп тора.

Әмәл тәмамлангач, барысы да күтәренке кәеф белән өйләренә таралышалар, җыелган әйберләрен карый, исәпли башлыйлар. Әле балалар бер-берсенә мактанышалар, Әмәлдәге вакыйгаларны сөйлиләр. Кыскасы, күңелле бәйрәм.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума