#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Булат Сөләйманов истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

24-4«Себер татарларының этномәдәни һәм тел процесслары: тарих һәм хәзерге заман. Булат Сөләйманов истәлегенә» дип исемләнгән түгәрәк өстәл “Евразия” бизнес отеленең конференц-залында узды. Бу чараның максаты: себер татар тарихы, этнография һәм лингвистика өлкәсендә яңа тикшеренүләр буенча мәгълүмат алмашу, шулай ук галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында иҗади элемтәләр урнаштыру иде.

Конференцияләр залының фойесында Ислам Сафин җитәкчелегендәге «Вак бәлеш» фольклор ансамбле матур җырлар, төйдереп биюләр белән кунакларны каршы алды. Ямбай авылының «Баш киемнәрендә татар бизәкләренең мотивлары» дигән музей күргәзмәсе дә оештырылды.

Сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар Конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйров, өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова, Алтай Республикасы аксакаллар советы рәисе урынбасары, шагыйрь, язучы, публицист, Россия язучылар берлеге идарәсе рәисе, Россия һәм халыкара премияләр лауреаты, тюрколог, Россиянең төрки халыклары конгрессы Президенты Бронтой Бедюров чыгыш ясадылар.

Түгәрәк өстәл эшендә Мәскәү, Төмән, Тубыл, Екатеринбург, Казан, Новосибирск, Таулы Алтай тарихчылары, этнографлар, лингвистлар, туган якны өйрәнүчеләр, төрле фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәл утырышында себер татарларының этник тарихы һәм мәдәнияте, себер татар теленең хәзерге проблемалары, милли-мәдәни автономиянең мәдәни-агарту эшчәнлеге буенча докладлар булды.

Килгән кунаклар арасында җирле шагыйрьләр, язучылар, музей хезмәткәрләре, дин әһелләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә булды.

«Себер-татар теле: хәзерге заман торышы һәм үсеш аспектлары» темасына филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, тарих фәннәре кандидаты Юрий Квашнин «Себер татарларының заманча мәдәни һәм тел процесслары» темасына, тарих фәннәре докторы, «Себер архивы» фәнни-тарихи журналының баш мөхәррире Владислав Кокоулин, тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских, Төмән шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Фәрит Хәкимов, Вагай районы себер татарларының җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Фәрхәд Шамурадов, биология фәннәре кандидаты, «Холзан» ерткыч кошларны мониторинглау һәм реабилитацияләү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Руслан Сәлимов себер татарлары проблемаларына кагылышлы төрле актуаль темаларга кызыклы докладлар белән чыгыш ясадылар.

“Бәрәкәт” фондының попечительләр советы рәисе Мөнирә Хөснетдинова танылган себер шагыйрәбез Галия Абайдуллинага балаларга багышлаган шигырьләрен, Нәсия Уразовага яңа себер-татар әлифбасын китап итеп бастырып чыгарыр өчен сертификатлар бүләк итте.

Катнашучылар себер татарларының тарихын, этнологиясен, тел белемен алга таба тикшерү билгеләп үттеләр. Төмән өлкәсе һәм күрше регионнар арасында тарихи-этнографик белемнәрне киңрәк популярлаштыруга аерым игътибар бирелде.

Түгәрәк өстәл азагында резолюция кабул ителде һәм катнашучылар Төмән өлкәсе хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә карар кылдылар:

Өлкә галимнәрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен фикер алышу өчен берләштерергә мөмкинлек биргән конференцияне уздыру өчен матди-оештыру нигезен булдырырга.

24-3Себер татарлары күпләп яшәгән районнарга экспедициягә чыгуны күздә тоткан тикшеренү проектларына матди ярдәм күрсәтү.

Себер татар теле буенча укыту-методик әсбапларын, себер татарлары турында фәнни һәм фәнни-популяр әдәбиятны, шулай ук себер татарларының үзенчәлекле мәдәниятен чагылдыручы сәнгать әдәбияты җыентыкларын бастыруга матди ярдәм күрсәтүне көчәйтергә.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан Республикасы, Татарстан һәм башка фәнни һәм уку йортлары галимнәре, этнологлары, тел белгечләре белән хезмәттәшлекне җайга салырга.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836