#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бурбар авылы байлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бурбар авылы өстеннән фашист самолетлары очмады, аны бомбага тотмады, әмма илебездә барган бер генә вакыйга да бу авылны читләтеп үтмәде. Ни генә булмасын, намусларын югалтмый, әхлакый яктан бурбарлылар барыбер югарыда булып кала алдылар. 1945нче елда Бурбарда леспромхоз төзелә. Биредә авыл кешеләре белән бергә күрше авыл һәм Украина, Белоруссиядән килгән эшчеләр дә үзара дус, бер-берен хөрмәт итеп эшлиләр. Алар арасында фронттан кайтучылар да була. Көн саен иртәнге сәгать 7 тулуга яралы, контузиялеләр дә, өйдә генә утырып тормыйча, эшкә ашыктылар.

Иртә белән Арифулла Шәмитов, Атулла һәм Нурулла Машәриповлар, Хуҗиәхмәт һәм Нуриәхмәт Уразаевлар, Исхак Алеев, Камил Мөсәлимов, Әнвәр һәм Әбрар Нәбиевлар, Әнвәр Нигъмановның тавышлары еракка ишетелә. Бигрәк тә орденлы офицер, янгын сүндерүче Рәхимҗан Абайдуллинның тавышы көчле була. Бернинди техникасыз, бары тик янгын булдырмау таләпләрен төгәл үтәү сәбәпле генә авылда янгыннар булмый тора. Урман әзерләү эшендә Шакировлар, Киреевлар гаиләләре, әтиле-уллы Троцкийлар, Тряпкиннар, Верблянскийлар, Мәүлекәевләр, Мөхәммәтовлар эшлиләр. Авыр эшләрне күп балалы аналар – Фәүзия Минвәлеева, Газизә һәм Барисә Нәбиевалар, Мәрфүсә Кәримова, Тимербикә Гобәйдуллина, Абибә Хисаметдинова, Мөнибә Дәүләтбәкова, Абилә Бикшанова, Сәкинә Шәрәфетдинова башкаралар. Колхоз эшендә тырышып батыр фронтовиклар – Әхмәтулла Нәбиев, Фәйзрахман Шәрәфетдинов, Әмир Бикшанов, Әхмәтсәет һәм Вәлиулла Вахитовлар, Хәмидулла Фәизов, Зарифулла, Әмир һәм Хәлиулла Нигъмановлар, Сибгатулла Абдразаков, Җәгъфәр Абайдуллин, Хәлидулла Дәүләтшин, Кашшаф Мөхәммәтов, Хәлиулла Нигъманов һ.б. эшләделәр. Тимерче вазифасын сугыштан җәрәхәтләнеп кайткан Әгъзам Абдуллин башкарды. Авылның 200дән артык ир-аты фронтка китеп, аларның 105 кешесе яу кырында ятып калды. Дәүләтбәковларның ата-анасы 5 улларын сугышка озатып, аларның берсе - Сабир гына әйләнеп кайта. Авыр яраланып әсирлеккә төшкән Рәхимҗан Әйтбаев туган авылына кайткач та, озак яшәмичә, 5 баласын ятим итеп, үлеп китә. Сугыштан Хәлидуллиннар, Фәизовлар, Хисаметдиновлар, Сәйбукаевлар, Хәннан Бикшанов, Шакир Алеев, Чәләк Абдуллин, Шакир Шакиров һ.б. кайтмадылар. Исән калганнарның да тәннәре генә түгел, җаннары да җәрәхәтләнгән иде. Яркәү районын балык белән тәэмин иткән балыкчылар бригадиры Рифхәт Шәмитов фашистларда тоткынлыкта булганын искә алганда күз яшьләренә буылып, бер дә сөйли алмыйча, ул бары: “Безне этләргә талаттырдылар”, - дип кенә әйтә иде. Билгеле, сугыш һәр йортка кайгы-хәсрәт кенә китерде.

Тылда эшләүче хатын-кызларның күрсәткән батырлыклары турында да әйтеп китмичә булмый. Хәмәрия Фәизова көне-төне эшләп, 4 баланы үзе аякка бастырды, Фатыя Мөхәммәтова леспромхозда эшләде. Бурбар авылында һәр гаилә күп балалы булды. Сугыштан соңгы елларда да яшәү шартлары җиңеләйми. Өскә һәм аякка кияргә кием булмау сәбәпле, кайбер аналар балаларын мәктәпкә чанага утыртып йөртәләр. Ачлыктан һушларын югалтучылар да була, әмма халык бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итеп яши.

Бүгенге көндә сугыш чоры балалары илебезнең төрле почмагына таралып, тырыш хезмәт күрсәтәләр. Биредән авылның горурлыгы булып полковниклар, галимнәр, инженерлар, җитәкчеләр, укытучылар, агрономнар һ.б. чыктылар. Бары тик Умар Мәүлекәевнең генә 14 улы һәм оныгы армия хезмәтен үтәп кайта. “Бурбар – сатылмый да, бирешми дә”, - дип әйтә Байметов. Минем киңәшем шул: бурбарлыларга авылда музей яки дан бүлмәсе булдырырга кирәк. Ветераннарга багышланган һәйкәлне яңартасы, темасын киңәйтәсе иде. Яшьләр моны булдыра алалар, чөнки бүгенге яшьләр эшли дә, акча булдыру юлларын да беләләр.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836