Материалы

Чәчүлек орлыгың әзерме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бакчачы дусларым, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән арынып, бераз хәл җыярга өлгердегезме инде? Тик орлык сайларга вакыт җитүен онытып җибәрмәдегезме соң? Борынгы бабайлар: «Ни чәчсәң, шуны урырсың», – дип бик дөрес әйткән. Сыйфатлы орлык – мул уңышның нигезе бит ул. Орлыкларны вак киосклардан, кыш көне урам чатларында, ачык базарларда сатып торучылардан алмаска киңәш итәр идем, чөнки төнлә җылыда, көндез каты суыкта озаклап тотылган орлыкларның сыйфаты начарлана. Алар тишелмәскә, шытым бирсә дә, үсентеләрнең чирләшкә булуы мөмкин. Минемчә, орлыкларның җылы якта үскәннәренә караганда, үзебезнең климатта өлгергәннәренә өстенлек бирү отышлырак. Орлыкны сатып алдың да ай календаренда күрсәтелгән көндә чәчтең дигән сүз түгел бит әле.

Вакытны юкка сарыф итмәү һәм булачак уңыш күләмен киметмәү өчен, орлыкларны утыртканчы чыныктыру, айва, камырлык кебек каты төшлеләренең кабыгын махсус тырнау-ергычлау, эремәләргә салып йомшарту сорала. Язын утыртыласы виноград чыбыкчаларын тамырландыру өчен, сабакларның аскы өлешендәге юка кайрысын ергычлап, төп ягын алты атна дәвамында җылы, дымлы пычкы чүбендә, ә очын бүлмә температурасында тоту зарури. Үзең әзерләгән яки срогы чыгар алдыннан сатып алынган орлыкларны алдан тишелдереп карамыйча булмый. Сынау өчен чәчкән орлыкның яртысы шытым бирсә, аны чәчәргә ярый, тик чәчүлек материал икеләтә күп кирәк булачак. Кыяр, томат, борыч, баклажан орлыкларын, шулай ук чәчәкләрнекен дә, аларны җитештергән махсуслашкан фирмаларда төрле эремәләрдә зарарсызландырып, ашламалы катламга катырылганын, кишер орлыгының кәгазь тасмага тезеп ябыштырылганын чәчү җайлы һәм ышанычлы. Тишелдерү өчен суны күбрәк сибәргә кирәк.

“Безнең гәҗит”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума