Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өч кешелек бәхет

последние и лучшие новости искусства в мире

(хикәя)

Шәһәрнең нәкъ уртасында, чатлар кисешкән җирдә, кышның суыгына бөрешкән бер карчык хәер соранып утыра. Бияләйсез куллары зәңгәрләнеп каткан, көя ашап бетергән шәле астыннан чал чәчләре чыккан.

Гөлия бу карчыкны соңгы ике атнада күрә башлады. Элек бер дә күренми иде. Янында вак акчалары булса, аның кулына салып китә торган булды кыз. Карчык та Гөлияне таный башлады. Яшь аралаш булса да, елмаеп каршы алды. Башта кыз карчыкны күргән саен, читенсенә иде. Әмма, хәзер, күбрәк күргән саен, күңеле әрнеп, җәлли башлады.

Беркөн түзмәде, үзенең иске бияләйләрен алып чыкты, дәшми генә карчыкка киертте. Карчык, ни әйтергә дә белмәде.

- Кирәкми, кызым, миңа салкын түгел, - дип кире какмакчы булды.

- Җылы алар, әби, рәхәтләнеп киегез, - диде Гөлия, аны шатландырганга сөенеп.

Карчык бу юлы сөенечле күз яшьләрен агызды. Догалар укып, кызга уңышлы юллар теләде.

Гөлияне бер сорау борчыды: “Каян килде икән бу әби? Кем ул?”

Кыз үз фатирында тора. Әтисе авылда үги анасы белән яшәп калды. Үз әнисе Гөлия уникене тутырганда начар авырудан үлеп китте. Ел да үтмәде, әтисе шушы хатынны алып кайтты. Үги ана кызны какмады да, әмма назлап, бер сүз дә әйтмәде. Тыныч яшәделәр. Шулай да, Гөлия, мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга киткәч кенә, җиңел сулап куйды.

Укып бетерде, яхшы эшкә урнашты. Иске генә булса да фатир ала алды. Авылга бер-ике тапкыр кайткалады. Авыл өе чит иде аңа. Тора-бара бөтенләй кайтмас булды. Гөлия үз көенә генә яши бирде. Ә беркөнне өенә кайтышлый аны бер егет куып җитте. Ринат та шушы районда яши булып чыкты. Күзәтеп йөргән дә, менә сүз катарга булган. Кыз белән егет бер-берсенә бик нык ияләнеп киттеләр. Егет Гөлиянең күрше авылыннан икән. Әти-әнисе авариядә һәлак булган малайны әбисе үстерә. Ул дөнья куйгач, Ринат шәһәргә китә. Тулай торакта торып, машина йөртүче булып эшли.

Бүген Гөлия эшеннән иртәрәк китте. Иртән озатып калган карчыкны күрмәгәч, аптырады кыз. Карчык урынында икенче бер аяксыз ир иде. Төнне тынычсыз үткәрде кыз.

Үзен орышып та алды. Күпме бомж югала, я үлә. Иртәгә килер әбекәй, - дип тынычландырырга тырышты үзен. Тик йөрәге әрнеде, күңеле каядыр ашкынды. Иртүк, тагын тәрәзәгә күз салды. Карчык юк иде. Бары теге ир генә. Гөлия түзмәде, ирдән карчыкның кайда икәнлеген белештерергә уйлады. Ир бик сүзчән иде, күпне белә икән. Мең тәңкәгә әйтеп тә бирде. Кичә, төштән соң, карчык аңын югалтып егыла. Йөрәге тоткан икән. Ашыгыч ярдәм машинасы аны якындагы хастаханәгә илткән. Гөлия тынычланды.

Эштән кайтышлый, хастаханәгә китте. Халык сүзләре буенча, бүтән җирдә бомжларга кадер-хөрмәт булмаса да, бу хастаханәдә бар кеше дә тигез икән. Карчыкны юындырып, чистартып, аерым изоляторга салганнар. Гөлия табибтан белеште: йөрәк өянәге икән әбекәйдә. Карчык аптырады кызны күргәч, елап җибәрде.

- Әбекәй, елама, мин сезне таптым. Хәзер гел килеп йөрермен, - дип тынычландырды аны Гөлия.

Исеме Әминә икән әбекәйнең. Гөлия түзмәде, үзен кызыксындырган сорауларны бирде аңа. Әминә әби башта кыенсынды, аннары әкренләп сүз башлады.

Карчык ерак авылдан иде. Шул авылда туып-усә, шул авыл егетенә кияүгә чыга. Аллаһы Тәгалә бала бирми аларга. Шуңа да карамастан, ире әйбәт кеше булып чыга. Тыныч тормышта, кадер-хөрмәттә яшиләр алар. Әмма, бәхетле тормышның азагы була икән, бер ел элек ире үлеп китә.

Үзе генә яшәргә ияләнә башлаганда гына, аны картлар йортына җибәрергә әзерли башлыйлар. Тик, барып чыкмый, иренең туганнары аны тәрбиягә ала, авылдагы өйне саталар. Башта кадер күрсәткән булсалар, тора-бара, үзләренең канәгатьсезлекләрен яшерми башлыйлар. Күп ашыйсың, дип каныгалар. Урамга чыгып, кергәндә, ишекне ачмый газаплыйлар. Чынлыкта, дәүләттән тәрбия өчен акча алып ятарга теләгәннәр икән. Көннәре дә, төннәре дә тынгысызлыкта үтә башлый карчыкның. Түзә Әминә карчык. Туганнары рәхимлеләнерләр, үзгәрерләр, дип көтте. Әмма, беркөнне урамга чыгып кергәндә, ишек ачылмады. Ишек төбендә аның төенчеге генә иде. Кая барып бәрелергә белмәде ул. Шәһәр читендә үз йортлары белән торган туганнары күршеләре белән дә аралашмыйлар. Карчык күзе кая карый, шунда барды да барды. Хәлсезләнеп, утырып ял иткән арада, кешеләр жәлләп акча бирәләр иде. Ипи-сөтлек җыела. Җәе-көзе шулай үтте аның. Йоклавы вокзал ишегалдында, подвалларда йоклады. Аны эзләп килүче дә, хәлен сорашучы да булмады. Кешеләрнең гамьсезлеге чиктән ашкан иде. Алар урамдагы ялгызларга ияләнгән шул. Кышка табарак, карчык Гөлияләр фатиры астындагы подвалда урнашты. Бүтән подваллардан аерма буларак, монда җылы, коры иде. Бу хәлләргә күпме түзгән булыр иде, беркөнне йөрәге түзмәде. Хастаханәдә тамагы тук, өсте чиста иде. Дәваланып, тагын элекке тормышка ничек кайтасын уйлап, тетрәнә ул. Тизрәк үлем алып китсен, дип теләде...

Гөлия Әминә карчыкның язмышын күз алдыннан үткәрә-үткәрә, елый-елый өенә атлады. Бүген ул Ринат белән очрашырга тиеш. Ринат та бүген кызга мөһим хәбәр белән киләсе иде. Ияләнде ул Гөлиягә, ияләнү генә тугел, чын күңелдән сөя башлады. Кызның аннан баерак, аннан төплерәк эштә эшләве кыенсындырса да, дөрес адым ясарга уйлады. Тулай торактан китеп, кечкенә бүлмәдә яшәргә җыена иде ул.

Елап-шешенеп беткән Гөлия, ишекне ачкач, Ринат куркып китте. Кыз бер төпле фикергә килгән иде. Сүзне каян башларга белмичә тордылар.

- Бүген, нигәдер, хәер сорашучы карчыкны күрмәдем, - диде Ринат, кызның карчык белән танышлыгын белеп.

Гөлиядә ышаныч туды. Ул көчен җыеп, әбинең кайдалыгын, аның язмышын сөйләп бирде. Соңгы сүзне әйтергә куркып, туктап калды. Ринатның йөзе бер караңгыланды, бер яктырды.

- Гөлия, мин сине бик яратам. Син миңа кияүгә чыксаң, әбине үз яныбызга алып, тәрбияләр идек. Син ризамы?

Кыз аптырап калды. Ул куркып торган мәсьәлә шулай тиз, җайлы чишелгәнгә, егетнең уйлары үзенеке белән туры килгәнгә сөенеп куйды.

- Син чынлап әйтәсеңме, Ринат?

- Мин ятим үстем, ялгызлыктан туйдым. Сине һәм әбине кадерләп яшисем килә...

Әминә әбине алырга икәүләп бардылар. Иң бәхетлесе әби иде. Элек күргәннәре онытылды, яшәреп китте. Инде ул хәзер үлем турында түгел, оныклар, балалар турында хыялланып, Аллаһы Тәгаләдән гомер сорый иде.

Гөлшат ДӘҮЛӘТБАЕВА. (Казан утлары).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836