#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Чын дустым Наил Алан” кичәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

32-13Төмән татар мәдәният үзәгендә Наил Аланның вафатының 40 көненә багышланган кадер кичәсе үтте. Берничә ел элек Казанга командировкага барганда якташыбыз – Күкрәнде авылында туып-үскән шәхес Флора апа Урманченың да кадер кичәсен уздырганнар иде. Кара әле, безнең якташыбызны нинди зурлап, данлап, аны искә алып гаҗәеп күркәм кичә уздырдылар, дип, сөенеп, горурланып кайткан идек.

Наил Алан - Татарстан егете. Яшь килеш Төмәнгә эшкә килүе һәм монда 17 ел буена нинди дәрәҗәләргә ирешүе һәркемгә мәгълүм. “Яңарыш” газетасында (15.06.2018, №-24) аның турында зур гына мәкалә дә бастырылып чыкты.

Чакырылган кунаклар җыелгач, мул итеп әзерләнгән табыннар артында имам-хатыйб Галимҗан хәзрәт Бикмуллин Коръән сүрәсен укып башлады. Аңа кушылып Ялутор районы имам-хатыйбы Раил хәзрәт Мәхмүтов, татар мәдәният үзәге хезмәткәре Әбүзәр Миннебаев та укыдылар. Наилнең якын дуслары, коллегалары чыгышлар ясадылар. Алар һәрберсе мәрхүм белән тыгыз элемтәдә, аның килгәненә беренче көненнән башлап, Төмәннән озатып җибәргәнче бергә булган кешеләр. Һәрберсе шуның хәтле тетрәндергеч итеп сөйләделәр, аның мондагы тормыш юлын искә алдылар. Мәсәлән, Вәлимә ханымның себерчә “кецегәм” дип йөртүе Наилгә бик ошаган булган. Ул француз сырын, себернең табан балыгын бик яраткан икән. Галимҗан хәзрәт: “Күркәм холыклы булу - иманның яртысы”, диелгән Коръәндә. Ул бик күркәм холыклы, итагатьле иде”, - диде.

Фәрит Хәкимов аның иң якын дусты буларак, күп җылы сүзләр белән искә алды.

Бибинур апа Сабирова, Рәшидә апа Бакиева Наил турында язылган шигырьләр укып, бик матур сөйләделәр.

Чыгышлардан соң, Наилнең рухына багышлап дога кылдылар. Кадер кичәсе мәрхүмне хәтерләткән фильм белән үрелеп барды.

Кичәне оештыруда Наилне якын иткән, аны яраткан татар халкы, дуслары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәм иттеләр.

Наил Алан татар халык күңелендә онытылмас, аның каберенә эз суынмас.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836